Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ә сез нинди уеннар уйныйсыз?

Безнең бакчада сабыйлар татар халык уеннарын яратып уйный. «Аю-бүре», «Миңлебай», «Песием, песием», «Көн-төн»не еш уйныйбыз. Минем төркем балалары аеруча «Миңлебай» уенын яраталар. Сабыйлар түгәрәк ясап басалар, бер бала Миңлебай була. Ул түгәрәк уртасына баса һәм төрле күнегүләр күрсәтә. Башкалар аның артыннан кабытлый. Балалар: Без йөрибез әйләнеп, Син уртада Миңлебай. Син...

Безнең бакчада сабыйлар татар халык уеннарын яратып уйный. «Аю-бүре», «Миңлебай», «Песием, песием», «Көн-төн»не еш уйныйбыз.

Минем төркем балалары аеруча «Миңлебай» уенын яраталар. Сабыйлар түгәрәк ясап басалар, бер бала Миңлебай була. Ул түгәрәк уртасына баса һәм төрле күнегүләр күрсәтә. Башкалар аның артыннан кабытлый.

Балалар:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай, - дип әйтәләр.

Миңлебай:

- Бер болай, бер болай, йә, кыланыгыз шулай.

- Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай, - дип җавап бирә.

Ә сез нинди татар халык уеннарын уйныйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев