Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сау бул, Әлифба!

Бик күп нәрсәләргә өйрәтте безне ул китап!

Бу кызык: Мәзәк хәлләр мәктәптә ул!

Кояшлы матур иртәдә, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Укытучыбыз Зөлфирә Фазлетдиновна “Бик кадерләп кенә тотыгыз, ертмагыз” дип, безгә “Әлифба” китабын тапшырган иде. Бик күп нәрсәләргә өйрәтте безне ул китап!

Укып бетергән хөрмәткә, “Әлифба” бәйрәме үткәрдек. Бик күңелле һәм мавыктыргыч булды ул. Бәйрәмебезгә әти-әниләребез дә килгән иде. “Әлифба” китабын укып бетерүебез белән укытучыбыз Зөлфирә Фазлетдин кызы котлап кына бетергән иде, безнең янга Шүрәле белән Убырлы килеп чыкмасыннармы?! Бәйрәмне бозарга уйлап йөрүләре икән. Ләкин без моңа юл куймадык. Алар әзерләгән иң авыр табышмакларга да җавап таптык. Безгә кызыгып, Шүрәле белән Убырлы да “Урман мәктәбе”нә укырга киттеләр.

Бәйрәм булгач, кунаклар күп килделәр! Әлифба да, Кызыл Калфак та, “5”ле билгесе дә, Туган тел дә кичәбезгә ямь өстәделәр. Бәйрәмебез җырлар, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.

Барлык биремнәрне дә үтәп бетергәч, Зөлфирә Фазлетдин кызы “Әлифба”ны яхшы үзләштергән өчен, барыбызга да Диплом тапшырды. Ә без үз чиратыбызда “ялкауланмаска, “2”ле алмаска, тырышып укырга” вәгъдә бирдек.

“Туган тел” китабын да яратып укырбыз дип ышандыра алам. Чөнки укытучыларыбыз Зөлфирә Фазлетдиновна да, Алсу Илгизовна да безгә һәрвакыт “Уку каты булса да җимеше татлы” диләр. Кызыклы дәресләре өчен без аларны бик яратабыз.

Шакиров Лимар, “Тылсым”мәктәбе-балалар бакчасының 1 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев