Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Саба районы, Олы Арташ төп мәктәбе укучылары иҗаты.

Ап-ак Бар дөнья ап-ак булган, Әйтерсең, мамык юрган. Агачлар ак мамыктан Бәсле шәлләр ябынган. Куана бала-чага, Кыш килүгә шатлана. Чана-чаңгылар алып, Алар баралар тауга. Зилә Закирова Буран җыры Буран кырларны күмә ак карга, Ул бишек җырын көйли аларга. Уҗымнар калын юрган астында, Тирән йокыга талды барысы да. Уяныр алар кышкы...

Ап-ак

Бар дөнья ап-ак булган,

Әйтерсең, мамык юрган.

Агачлар ак мамыктан

Бәсле шәлләр ябынган.

Куана бала-чага,

Кыш килүгә шатлана.

Чана-чаңгылар алып,

Алар баралар тауга.

Зилә Закирова

Буран җыры

Буран кырларны күмә ак карга,

Ул бишек җырын көйли аларга.

Уҗымнар калын юрган астында,

Тирән йокыга талды барысы да.

Уяныр алар кышкы йокыдан,

Яз килеп, кырлар арчылгач кардан.

Искәндәр Әхмәтов.

Куркып тормадым

Күз ачкысыз буран

Чыкты урамда.

Берни күренми,

Җил генә анда.

Әйтерсең, ул хуҗа

Бар дөньяга.

Куркып тормадым,

Чыктым уйнарга.

Әсхәт Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев