Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нигә казның муены озын?

Бик борынгы заманда булган, ди, бу хәл. Яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, әби белән бабай. Аларның ике казлары булган. Бу казларның муеннары үрдәкләрнеке кебек кыска булган икән. Яз җиткәч, ана каз искиткеч матур, йоп-йомшак бәбкәләр чыгарган. Бабай казларны абзарга урнаштырган. Бу абзарның тәрәзәсе бик биек булган икән. Беренче төнне үк тышта...

Бик борынгы заманда булган, ди, бу хәл. Яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, әби белән бабай. Аларның ике казлары булган. Бу казларның муеннары үрдәкләрнеке кебек кыска булган икән. Яз җиткәч, ана каз искиткеч матур, йоп-йомшак бәбкәләр чыгарган.

Бабай казларны абзарга урнаштырган. Бу абзарның тәрәзәсе бик биек булган икән. Беренче төнне үк тышта бик куркыныч итеп яшен яшьнәгән һәм яңгыр яварга тотынган. Бәбкәләр бик курыкканнар. Ана каз белән ата каз: «Яңгыр кайчан бетәр инде?» - дип, гел муеннарын сузып тәрәзәдән үрелеп карый торган булганнар. Тиктормас бәбкәләр дә: «Безнең әти белән әни нәрсә карыйлар икән?» - дип, тәрәзәгә үрелгәннәр.

Яңгыр бик озак яуган, ди. Берзаман таң аткан. Казлар уянып тышка карасалар, күктә кояш балкый икән.

Әби казлары янына керсә, анда озын муенлы ят кошлар күргән. Бик озак аптырап торганнан соң гына үзләренең казларын таныган.

Шул көннән башлап казларның муеннары гел озын булып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев