Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

«Кырмыска оясы» торты

Хуҗабикәләр өчен бик җиңел һәм тиз әзерләнә торган тәмлюшкә рецептын тәкъдим итәбез.

Хәерле иртәләр, дуслар! Имин, уңышлы шәп көннәр телибез сезгә! Иртәнге ашларыгыз тәмле булсын!

Хуҗабикәләр өчен бик җиңел һәм тиз әзерләнә торган тәмлюшкә рецептын тәкъдим итәбез. Баллы яратучы сабыйларыгызны шушы тәмле торт белән сыйлап карагыз әле. Рецептны исә Теләчедә яшәүче уңган-булган дустыбыз Рафилә Шәмсетдиновадан алдык.

1кап сыер мае (яхшы сыер мае кирәк, маргариннан йомшак чыкмый), 3аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы сметана 20% (сметананы 2 йомырка бн алыштырсагыз да ярый), он (күләме чама бн), 2 чәй кашыгы разрыхлитель. Крем: 200 г. кайнатылган сгущенка (көрәне), 100 г. сыер мае.

Сыер маен эретәсе, суынгач шуңа сметана, шикәр комы салып болгатасы. Он, разрыхлитель өстәп каты гына камыр басыгыз да суыткычка 1-2 сәгатькә куеп торыгыз, ярты сәгатькә морозилкага куйсагыз да була. Аннары камырны иттарткычтан чыгартасы һәм майланган табага җәеп пешерәсе, мин угычтан чыгардым. 2 таба чыкты. Пешкәч, вакларга һәм крем белән болгатып, кулларны ябышмасын өчен сулап, «Кырмыска оясы» формалаштырырга.

Крем: сыер маен эретеп сгущенка белән яхшылап болгатырга. Бу ингридиетлардан уртача зурлыкта ике торт чыга. Кемнәрдер "Кырмыска оясы"н күпләп ясап пакетка тутырып, морозилкада катыра икән.

Көннәрегез ямьле һәм тәмле үтсен!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев