Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көрәп кенә торасы

Быелгы кыш мул карлы, Көртләр өя бураны. Көрәп кенә торасы Ишек алдын, урамны. Җәен суда йөзәбез, Кышын карга чумабыз. Иркендә чыныгабыз, Нык, чыдамлы шуңа без. Иртән без уянуга, Җирне күмеп кар ява. Кичәге эз күмелгән, Чумасы кар өр-яңа! Егылып аунасаң да син, Куркасы юк тузаннан. Кышның саф һавасыннан Битләр генә...

Быелгы кыш мул карлы,

Көртләр өя бураны.

Көрәп кенә торасы

Ишек алдын, урамны.

Җәен суда йөзәбез,

Кышын карга чумабыз.

Иркендә чыныгабыз,

Нык, чыдамлы шуңа без.

Иртән без уянуга,

Җирне күмеп кар ява.

Кичәге эз күмелгән,

Чумасы кар өр-яңа!

Егылып аунасаң да син,

Куркасы юк тузаннан.

Кышның саф һавасыннан

Битләр генә кызарган.

Куышабыз, чабабыз,

Кар тула итекләргә!

Өйдә кагып карларын

Куябыз ич кибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев