Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Китап уку – яраткан шөгылем

Якташ язучыларыбызны барлау, аларны искә алып тору – яхшы гадәт. Шул максаттан чыгып, Васильево бистәсенең татар мәктәбендә якташыбыз, прозаик, драматург, публицист Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның тууына 92 ел тулу уңаеннан иҗади эшләр бәйгесе булып узды.

Бу чарада укучылар үзләренең кул эшләре, рәсемнәр, һәм иҗади иншалары белән катнаша алды. Интернет заманы, гаджетлар дип сөйләшсәк тә, әдәби китап уку әле модадан төшеп калмады.

Мин дә үземнең көчемне сынап карарга булдым. Якташыбызның “Язгы аҗаган” исемле әсәре буенча инша яздым. Бу эшне мин чын күңелдән башкардым, чөнки матур әдәбият уку – яраткан шөгылем. Китапка булган мәхәббәтем мине җиңүгә китерде.

Әйшә мәктәбендә кунакта артистлар

Иҗади язма эшемне жюри әгъзалары югары бәяләделәр, мин I урынга лаек булдым. Әлбәттә, шушы җиңүем өчен мин укытучыма рәхмәтлемен. Туган телемне яратырга, шул телдә аралашырга һәм төп кыйбламны табарга ярдәм итүче дә ул. Сезгә дә әдәби әсәрләр укырга тәкъдим итәм, чөнки алар безгә тормышта үз юлыбызны табарга юнәлеш бирәләр.


Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Вәлиева Гүзәл.

«Көмеш кыңгырау» – Яшел Үзән районы Әйшә мәктәбендә

Котылу (хикәя)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев