Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Котылу

Котылу

Суык көннәр башланды. Җирне туңдырды. Аюлар,урмандагы барлык җәнлекләр дә йокыга тала башлады.

Авылларда да тыныч, морҗалардан әкрен генә төтен чыгып тора.

Безнең күршебез Мәхмүт абый урманны бик ярата. Урман ерак булса да, күпчелек очракта, ул аңа җәяү барып, хозурланып кайта иде. Менә бүген ул җәяүләп түгел, ат җигеп юлга чыкты. Буран булуга карамастан, Мәхмүт абый урман уртасындагы серле күлдән балык тотып кайтырга булды. Юл ерак, тик Йолдызы сабыр, хуҗасы сүзен тыңлап бара да бара.

Ниһаять, барып җиттеләр. Мәхмүт абый бик күп еллар элек үз куллары белән ясаган алачыгына барып урнашты. Атка бераз печән салды да кармакларын алып, күлгә төшеп китте. Ул болай үзе кыю кеше, тик аның бер курка торган җанвары бар. Аю Шатун ул. Шатун кыш көне бик актив, шундый усал була, бигрәк тә кышка кирәкле майны җыя алмыйча ач булганда. Андый вакытларда ул йокламыйча азык эзли һәм бик явыз була. Себер якларында гына яши торган аюның бу төре безнең якларда да күренгәли башлады.

Буран туктады. Балык та эләгә. Мәхмүт абый, тирән канәгатьләнү хисе кичереп, бәкедән күзен алмый утыра. Кинәт атының кешнәве ишетелде. Агай, сискәнеп, як-ягына каранды. Ә анда Аю Шатун!

Мәхмүт абый башта үзен тынычландырды. Аннары тиз генә алачыгына таба чапты. Ә аю атны куа, тик Ат җитезрәк булып чыкты. Ул аннан качып, килгән юлыннан авылга элдерде. Ә Мәхмүт абый алачыкка кереп бикләнде.

Алачыкта мич бар иде, җәйдән әзерләнгән утын да 1-2 көнгә җитәрлек әле. Тик ашарга нәрсә? Үзе белән алган ризыгы да кармаклары белән бергә бәке янында калган.

Мыш-мыш килгән аю тавышы Мәхмүт абыйны куркуга салды.

Менә төн җитте, Аюның тамагы ач. Ул күлгә төшеп, Мәхмүт абый тоткан балыкларны да, тамак ялгарга дип алып килгән ризыкларын да ашап менде. Ләкин тамагы туймады. Аннары алачыкны дер селкетте. Әллә нинди куркыныч тавышлар белән үкерде. Әмма алачык иске булса да, Аллаһының рәхмәте белән нык торды, бирешмәде.

Аргандырмы, әллә башка мавыгу тапкандырмы, аюның үкерүе ишетелми башлады. Мәхмүт абый да, тәмам талчыгып, хәлдән таеп, мич алдында йокымсырады. Төшендә дә аюны күреп саташты, куркып-куркып уянды. Таң алдыннан гына йокыга китте.

Мәхмүт абый иртән иртүк мылтык тавышына уянды. Тәрәзәдән караса, анда ул үзенең авылдашларын күреп алды. Курше Зиннур абый, элеккеге төз атучы, ә хәзерге вакытта аучы, аюга аткан икән. Ниһаять, Мәхмут абый бу тозактан котылды.

Аның аты авылга чапкан булган икән. Хатыны, капка төбенә кайтып туктаган ат тавышын ишетеп, тышка чыга. Ярсыган атны күреп, чанада ире булмагач, ул бераз югалып кала. Тиз генә күршеләренә чабып керә, аларга ашык-пошык хәлне аңлата. Күрше Зиннур, ау мылтыгын алып, берничә ир-атны ияртеп, урманга ашыга. Мәхмут абыйны шулай табалар.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гатауллин Инсаф.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев