Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күгәрченнәр белән аралаша беләсеңме?

Кешенең канатлы юлдашлары турында күбрәк белү - Спас районының Болгар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга шундый мөмкинлек бирелде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар янына "Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре" социаль-экологик программаларга булышлык күрсәтү үзәге автономияле коммерциясез оешмасы активистлары килеп китте. Волонтерлар "Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия проекты кысаларында экологик дәрес...

Кешенең канатлы юлдашлары турында күбрәк белү - Спас районының Болгар интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга шундый мөмкинлек бирелде. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар янына "Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре" социаль-экологик программаларга булышлык күрсәтү үзәге автономияле коммерциясез оешмасы активистлары килеп китте. Волонтерлар "Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия проекты кысаларында экологик дәрес уздырды. Чараны Җир көненә багышладылар. Экоактивистлар белән берлектә мәктәп укучылары белән Россиянең атказанган күгәрчен белгече - Виктор Александрович Данилов та аралашты. Ул укучыларга сөйләгәнчә, яраткан шөгыленә 70 еллык хезмәте барышында ул күгәрченнәрнең төрле токымнарын үрчетү, алга таба ярышларда катнашу өчен спортчы күгәрченнәргә күнекмәләр бирү белән шөгыльләнгән. КАЗАННЫҢ СИРТМӘЛЕ токымы белән аеруча откан. Виктор Александрович алар белән 40тан артык халыкара һәм россиякүләм күргәзмәләрдә катнашкан. Аның спортчы күгәрченнәре берничә мәртәбә алтын медаль дә яулаган. Балалар күгәрчен үрчетү тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында күгәрчен почтасының әһәмияте турында зур кызыксыну белән тыңлады. Бу вакытта, төрле токым күгәрченнәре каурыйларын чистартты һәм җыелган кешеләргә үзләренең гүзәл канатларын һәм койрыкларын күрсәтте. Бәйрәм күренешенә балалар янына: Казан сиртмәләре, бөдрә, мәрмәр күгәрченнәр, спортчы һәм бакинскиның сугыш күгәрченнәре килгән иде. Балалар кызыклы мәгълүмат алу белән берлектә вакытларын да күңелле уздырды. Алар кошларны кулларына алды һәм истәлек өчен фотога төште.

"Һәр бала назга, күңел җылысына һәм махсус кайгыртуга мохтаҗ. Тере табигать белән аралашып, балаларда мәрхәмәтле була белү, тирә-юньдәгеләрнең халәтен аңлау сәләте формалаша", - дип билгеләде мәктәп директоры Алексей Александрович Корчагин. Ул шулай ук кошларның йөрәктәге авыртуны җиңеләйтүе, тотлыгуны, нейродермитларны һәм неврозларны бетерүе галимнәр тарафыннан расланган булуы хакында да билгеләде. Канатлы дуслар - йөрәк-кан тамырлары авыртканда "киңәш ителә", балаларны моңсуланудан, меланхолиядән һәм депрессив халәттән арындырачак.

Билгеләп узарга кирәк, "Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе 2018 елның гыйнварында старт алды. Шушы вакыт эчендә активистлар Лаешта, Азнакайда сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен һәм Балык Бистәсе районының "Акчарлак" социаль приютында шундый дәресләр уздырды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев