Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Керпекәй һәм Мурсик

Исәнме, кадерле «Көмеш кыңгырау». Беркөнне мин керпе рәсеме ясадым. Ул минем үземә бик ошады. Бу рәсемне ясаганда бер әкият уйлап чыгардым әле. Яле, сез дә укып карагыз. Рәзилә Шәрифуллина, Казан шәһәре, 121нче лицейның 1В сыйныфы укучысы. Бервакыт, авылдан ерак булмаган урманда, җәйнең матур бер көнендә Керпекәй дөньяга килгән. Керпекәйне әнисе...

Исәнме, кадерле «Көмеш кыңгырау». Беркөнне мин керпе рәсеме ясадым. Ул минем үземә бик ошады. Бу рәсемне ясаганда бер әкият уйлап чыгардым әле. Яле, сез дә укып карагыз.

Рәзилә Шәрифуллина, Казан шәһәре, 121нче лицейның 1В сыйныфы укучысы.

Бервакыт, авылдан ерак булмаган урманда, җәйнең матур бер көнендә Керпекәй дөньяга килгән. Керпекәйне әнисе бик яраткан, сөт белән генә ашаткан. Шулай итеп, көн артыннан көн үтеп, керпе баласы үскән. Үсүен үскән дә, әнисенең сөтеннән башка берни ашамаган икән.

Әнисе:

- Керпекәем, йомшакаем, син хәзер зур үстең. Урман тормышына яраклашырга вакыт, үзеңә-үзең ризык эзләп табарга өйрәнергә кирәк, - дип әйткән дә улын урманга чыгарап җибәргән.

Керпекәйгә башка чара калмагач, әнисе белән саубуллашып ашарга эзләргә чыгып киткән. Урман буйлап иснәнеп бара да бара икән. Тик күңеленә ята торган ризык таба алмый, ди. Яфрак та иснәп карый, агачны да ялап карый, тик берсе дә әни сөте кебек тәмле түгел икән.

Ризык таба алмаганга бик моңсуланып барган чакта каршысына песи баласы килеп чыккан аның. Керпекәй аптырап, куркынган тавыш белән:

- Син кем? - дип сораган.

- Мин - Мурсик. Әнә теге авылда яшим. Урманга саф һава суларга килдем әле. Ә син кем? Исемең ничек?

- Мин - Керпекәй. Шушы урманда яшим.

- Нигә син бик моңсу?

- Минем ашыйсым килә. Ә ашарга ризык таба алмыйм, - дип җавап биргән Керпекәй.

- Моңсуланма, киттек минем белән, мин сине ашатам, - дип Мурсик Керпекәйне авылга таба әйдәгән.

Мурсик белән Керпекәй бергәләп атлый торгач, дуслашып киткәннәр. Уйнап та алганнар. Мурсик Керпекәйне тәмле сөт белән сыйлагач, урманга чаклы озатып, икенче көнне дә көтүен әйтеп саубуллашканнар. Шул көннән башлап Керпекәй якын дусты янына барып сыйланып кайта икән. Алар бергәләп урмандагы сый-нигъмәтләрне дә танырга өйрәнгәннәр. Менә шулай итеп керпе үзенә якын дус тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев