Кечкенә Шампилар
Яраткан песием Шампиньон үзенә охшаган тагын 4 бәби алып кайтты!
Мин сезгә яраткан песием — Шампиньон (Шампи) турында язган идем инде. (Менә ул язма ►Безнең Шампиньон). Озак та тормый, нәкъ үзенә охшаган тагын 4 бәби алып кайтты ул! Күзләре дә ачылмаган. Аларны да бик яраттым. Кояш яктысы төшкән урында яталар иде. Нурлар турыдан-туры төшә башлагач, әнием урыннарын алыштырган. Карасам, яңа урында бер песи баласы да калмаган. Тартмаларын кире урынына куйгач, Шампи балаларын кире алып кайтты. Ләкин берсе югалды. Бик кызгандым анысын. Ай үсәсен көн үсеп, күзләре дә ачылып, ишегалдында йөри башладылар. Балалары да нәкъ әниләре кебек! Әниемнең сыер саварга чыкканын көтеп торалар, ияреп баралар, «сөйләшә-сөйләшә» әниемнең бер алдына, бер артына төшеп, тагын ияреп киләләр. Аннан тәмләп өчәүләп сөт эчәләр. Ә әниләре... әниләре читтән генә карап тора аларны (Әллә яратмый башлады инде балаларын?! Чөнки тагын бәбиләр алып кайтырга җыена). Ә хәзергә безнең дүрт Шампи бар! Бу исем барысына да ошады, минемчә. Эндәшкәч, борылып карыйлар. Минем яраткан дусларым алар.
Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, Миргалимова Зәлия, 8нче сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев