Безнең Шампиньон
Тәмле сүздән песигә дә рәхәт.
Җәй көне келәттә тычканнар күренә башлагач, әтием песи кирәклеге турында әйтте. Кешеләрдән дә сораштырып карадык, берәүдә дә юк.
Бәләкәй абыем социаль челтәрдән бер апаның белдерүен күргән. Бар икән бит песи балалары!
Беркөнне абый кечкенә генә песи баласы алып та кайтты. Ул шундый матур, йомшак, бер йодрык кадәр генә.
Песи баласы безгә бик тиз ияләште. Әтиемнең ишек төбендә торган җылы эчле итеген үз итте ул. Аудара да, башын гына күрсәтеп, кереп йоклый шунда! Әнием сыер саварга чиләкләрен әзерли башлагач, и-и-и тотына инде кыланырга! Йә каршына йөгереп килә, йә җитез генә багана башына менеп китә, йә, тырнакларын батырып, коймага үрмәли. Лапаска кадәр шулай уйнаклап бара. Әниемнең сыер савып бетергәнен сабыр гына көтеп тора. Аннан соң, үзе бик зур эш башкаргандай, ишек төбенә килә.
Мин аңа Шампиньон, дип исем куштым. Гөмбә үскән кебек бик тиз үсеп китте ул. Тычканнарга да көн бетте. Эләктереп тә ала, уйната да башлый. Салкында ишегалдына чыккач, койрыкларын кабартып күтәрә, йоннарын да күпертә. Карап торсаң, бик кызык инде. Әтием яратып «Шампи», дип йөртә аны. Эндәшсәң, борылып карый, йөгереп килә...
Гаиләбездә аны барыбыз да яратабыз. Шампиньонсыз бик күңелсез булыр иде безгә. Ул – шук, шаян иптәш.
Зәлия Миргалимова, Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, 7нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев