Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Кече Ватаным” республика фотопроекты старт алды

"Кече Ватаным" республика фотопроектының старты игълан ителде Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге (РГО РТ) "Кече Ватаным" республика фотопроектының стартын игълан итте. Бәйгедә 22 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша ала, җиңүчеләрнең эшләре Казанда күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Оештыручылар куйган төп максат фотосурәтләр ярдәмендә туган якның георгафик һәм тарихи матурлыгына игътибар юнәлтүдән...

"Кече Ватаным" республика фотопроектының старты игълан ителде

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге (РГО РТ) "Кече Ватаным" республика фотопроектының стартын игълан итте. Бәйгедә 22 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша ала, җиңүчеләрнең эшләре Казанда күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Оештыручылар куйган төп максат фотосурәтләр ярдәмендә туган якның георгафик һәм тарихи матурлыгына игътибар юнәлтүдән гыйбарәт. Татарстанлылар үзләренең эшләрен электрон форматта һәм А4 форматында бастырырга яраклы булган сыйфатта 2018 елның 28 февраленә кадәр тапшыра алалар. 1 марттан 31 мартка кадәр экспертлар эшләрне карап, үзләренең карарларын чыгарачаклар.

Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнәчәк: "Туган як табигате", "Кече Ватаным архитектурасы", "Туган ягымның истәлекле урыннары" һәм "Туган ягымның гореф-гадәтләре". Бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә - рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

"Бәйге беренче тапкыр уздырыла, - дип сөйли Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Андрей Агарков. - Фотокүргәзмә Казанда үткәреләчәк, аннары районнарга китәчәк".

"Кече Ватаным" фотопроекты җиңүчеләрен бүләкләү һәм иң яхшы эшләрне күрсәтү 15 апрельдән дә соңга калмыйча башкарылачак. Нигезләмә белән "ВКонтакте" социаль челтәрендә Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге битендә танышырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Екатерина Виславская).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев