Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Истәлекләрне барлыйбыз 

Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булды. Шул уңайдан Тукай районы Боерган авылыннан Флүзә Сәлимова бабасы турында истәлекле язма җибәргән.

1925 нче елда Боерган авылында туган сугыш ветераны - Минһаҗев Кыяметдин Минһаҗетдин улы Ленинград блокадасында катнашкан. 900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас - зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый.

Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә.

1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Кыям Минһаҗев Ленинград блокадасын өзүдә күрсәткән батырлыгы өчен 1942 нче елның 22 нче декабрендә "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнә.

Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булды. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз.

1945 нче елның февралендә яраланып авылга кайткан, янар йөрәкле, җырга моңга сәләтле, гаярь солдат, Наҗия исемле чибәр, мал табибәсе булып эшләгән кызны урлап алып кайта. Алар бик матур итеп яшәп китәләр, 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

Сугыштан сыңар аяк белән кайткан Кыям абыйны колхозга атлар карарга куялар. Ул гомере буе сабантуйлар өчен чабышкылар әзерләгән. Ул чабышкылар тирә-як авылларда һәрчак беренче килгәннәр. Кыям бабам караган атларның кушаматлары Дунай һәм Днепр булган. Чөнки Кыям бабай үзе дә шул җирләрдә сугыш юлы узган, шунда яраланып, сыңар аягын калдырып кайткан. Ә атларны сугарырга ул авыл уртасыннан агып торган чишмәгә килә торган булган.

1979 нчы елда Кыяметдин абый авырып вафат була, шул көннән башлап авылдашлар аның истәлеге итеп бу чишмәне «Кыям чишмәсе» дип атап йөртәләр. Күптән онытылган, балчык-таш күмеп бетергән чишмәне кабат эзләп табучы, аңа җан өрүче авылдашларыбыз - Мирзанур Әхмәтгәрәев, Гайнелхәмәт Хаҗиев, Мөдәрис абыйларга авыл халкы бик тә рәхмәтле.

Игелекле авылдашларыбызның изгелекләре үзләренә мең рәхмәт булып әйләнеп кайтсын, ә чишмәбез сугыш ветераны Кыям бабай истәлеге булып һәрчак челтерәп агып торсын! Сугыш ветераны Кыям бабай Минһаҗевның исеме, аның турындагы истәлекләр онытылмасын иде.

Флүзә Сәлимова.

Әлеге авторның тагын бер язмасы Балалар белән театр уйныйбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев