Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балалар белән театр уйныйбыз

Серле, сихри бәйрәм кичендә газиз балаңның үз ана телендә, сәхнә түрендә театр уйнаганын күрү ана кеше өчен иң зур бәхет бит! Менә шундый бәхет бүләк иттек без әниләребезгә.

Рәйлә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" комедиясен бер кат укып карау белән бик яраттылар балаларыбыз. Репетицияләргә бик теләп, шатланып йөрделәр. Бер ай ярым сизелми дә узып китте. Беренче тапкыр комедияне кечкенә авыл клубында — Тауларда куйдык, ә бүген инде Боерган мәдәният йортында авыл халкына бәйрәм бүләге буларак тәкъдим иттек.

Тамашачылар балаларның уенын бик яраттылар, хуплау, рәхәтләнеп көлгән авазлар бер дә тынып тормады. Шулай булмыйча соң, балаларыбыз чып-чын итеп, ихлас күңелдән, янып-пешеп уйнадылар.

Әле менә язып утырганда да балаларның уены күз алдыма килеп тәннәрем чемерди. Практикантка кыз Алия Әхәтовна (Регина Фатыхова), җыештыручы Сәрия апа (Миләүшә Әхмәтҗанова), староста Лилия (Алинә Фаттахова), җор телле Алмаз (Илназ Шәмсетдинов), крутой егет Рәзил (Ренальд Габдуллин), йокы чүлмәге Илсаф (Радмир Габдуллин), мактанчык директор кызы Эльвира (Айзирә Гыйлметдинова), бай кызы, модный Ралина (Зәлинә Әхмәтова), отличник Альберт (Айнур Хәсәнов), Алия Габдрахимоваларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сүзләрен ачык итеп, интонация белән сөйләүләре, үзара аңлашуларын күреп күңелләребез сөенде. Сәхнәдәге вакыйга белән яшәдек, көлдек, еладык та.

Интернет, компьютердан аерып алдыгыз, дип әйткән ата-аналарның шатлыкларын, рәхмәтләрен ишетү дә күңелгә рәхәтлек өсти. Балаларыбызның театр, әдәбият-сәнгатькә булган мәхәббәтләре сүрелмәсен, дәвамлы булсын дип телибез. 


Боерган авылы китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев