Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ихласлылык

Кешенең холык-фигылен тасвирлый торган сыйфатлар чиксез күп. Санап китсәң, гаҗәпкә каласың: әдәпле, тәртипле, ягымлы, сөйкемле, тәвәккәл, кешелекле, киң күңелле, ачык, тугрылыклы, юмарт, булдыклы, уңган, эшчән, тырыш, итагатьле, түзем, сабыр, ихлас... Бу сыйфатлар арасында ихласлылык нәрсәне аңлата? Ихлас - пакъ күңеллелек, турылык, риясызлык. Ихласның капма-каршысы - рия, ягъни кешегә күрсәтү өчен...

Кешенең холык-фигылен тасвирлый торган сыйфатлар чиксез күп. Санап китсәң, гаҗәпкә каласың: әдәпле, тәртипле, ягымлы, сөйкемле, тәвәккәл, кешелекле, киң күңелле, ачык, тугрылыклы, юмарт, булдыклы, уңган, эшчән, тырыш, итагатьле, түзем, сабыр, ихлас... Бу сыйфатлар арасында ихласлылык нәрсәне аңлата? Ихлас - пакъ күңеллелек, турылык, риясызлык. Ихласның капма-каршысы - рия, ягъни кешегә күрсәтү өчен генә эшләнгән эш; икейөзле, ясалма булу. Халкыбызның яшәү кануны булган Коръән китабында «Ихлас» сүрәсе бар. Ул иң кыска сүрә, дүрт аятьтән тора, икенче төрле «Куль һүәл-лаһу» дип тә атала.

Ихлас ихсан сүзенең синонимы булып та йөри. Ихсан гарәп телендә булышлык, изгелек итү, дигән мәгънәдә. Яхшылык итүнең югарырак баскычы. Бу вакытта кеше үзенә бернинди файда өмет итмичә, башкаларга яхшылык эшли. Ә инде яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү - гаделлек була. Гарәп фәлсәфәчесе әл-Газали, ихсан сүзен гаделлек сүзе белән янәшә куллана. Коръәндә исә ихсан - Аллаһ каршындагы бурычларыңны үтәгәндә эчкерсез, тәкъва булуны күздә тота. Хәдисләрнең берсендә: «Аллаһы Тәгаләгә сине күреп торгандагыча эш ит», диелә. Шул рәвешчә, ихласлылык - яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүне, үзеңә бернинди файда өмет итмәгән хәлдә дә кешеләргә яхшылык итүне дә аңлата. Ә моның файдасы рухка яки җанга була. Шуңа да яхшылык эшләгәннән соң күңел күтәрелә, кәеф яхшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев