Көмеш кыңгырау

«Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары»

Чаллы шәһәренең 114нче «Чаллы бизәкләре» балалар бакчасында «Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары» дигән темага мастер-класс үтте.

Без Идел буенда яшибез. Идел ярларында күп төрле милләт: рус, чуваш, татар, башкорт, мордва, мари, удмурт халыклары гомер кичерә. Аларның һәркайсының гореф-гадәтләре, милли йолалары бар. Шулай ук хәрәкәтле уеннары белән дә аерылып торалар. Халык уеннары балаларга рухи тәрбия бирүдә, гомумкешелек кыйммәтләрен формалаштыруда йогынты ясый.

 

Шушы уеннар темасына багышланган чараны үзебездә оештырып, Чаллы шәһәренең 114нче «Чаллы бизәкләре» балалар бакчасында төркем тәрбиячеләре белән берлектә «Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары» дигән темага мастер-класс үткәрдек.

Бу мастер-класс мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык традицияләренә хәрәкәтле уеннар аша җәлеп итүгә юнәлтелде.

Күркәм чара барышында «Түбәтәй» татар халык уены, «Түгәрәккә» мордва халык уены, шулай ук рус, мари, башкорт, удмурт халыкларының иң күңелле уеннарын уйнадык. Шул рәвешле, укыту-тәрбия эшендә тәрбиячеләр балаларны халык сәнгате дөньясына алып керде, үзара аралашу мәдәниятенә өйрәтте. Моннан тыш, сабыйларны Идел буе халыклары уеннары белән таныштырып, үсеп килүче буында туган якка карата мәхәббәт, горурлык һәм кызыксыну, башка милләт халыкларына карата дустанә мөнәсәбәт уяттык. Алдагы көннәрдә дә күп милләтле республикабыз турында белемнәребезне киңәйтергә язсын.

Чаллы шәһәре 114нче «Чаллы бизәкләре» балалар бакчасының тәрбиячесе Зарипова Алия Фәндәт кызы.

«Сүз байлыгын үстерә торган туплы уеннар»

Сандыгы тирән - хәзинәсе бай - татар халык язучысы Нәкый Исәнбәт хакында. 

Ел әйләнәсендә йола, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр арасында ЯШЬЛӘР УЕННАРЫ аерым урын тоткан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: