Көмеш кыңгырау

Яшьләр уены

Тарихи чыганаклардан, бигрәк тә матур әдәбияттан укып, без татар кызлары, кагыйдә буларак, өй эчендә йомылып, изоляциядә яшәгәннәр, чөнки ислам дине, шәригать кануннары шуны таләп иткән дип уйларга күнеккәнбез.

Әмма тикшеренүләр ел әйләнәсендә йола, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр арасында яшьләр уеннары аерым урын тотканлыгын күрсәтә. Кызганычка каршы, этнографик әдәбиятта бу хакта мәгълүматлар юк. Экспедиция материаллары исә XIX йөз ахыры —XX йөз башларында татарлар яшәгән төбәкләрдә төрле-төрле яшьләр уеннары үткәрелеп килгәнлеге турында сөйли.
Татарларда уеннарны конкретлаштырып, яшьләр уены, кызлар уены, кичке уен дип сөйләгәннәр. Кышын алар аулак өй рәвешендә үткән. Ләкин биредә без табигать кочагында уза торган җәйге әйлән-бәйлән уеннарын күздә тотабыз.

Аларны 6 вариантка бүлеп карарга мөмкин.
1)   «Кичке   уен».   Ул   кыр   эшләреннән   азмы-күпме   бушаган вакытта — чәчүдән  соң  печәнгә  төшкәнче  аяз  кичләрдә  үткәрелгән.  Аерым   информаторлар  кичке  уенның  көн  саен  үткәрелүен күрсәтәләр. Бу очракларда уен авылның бер очында яшәгән кызларның яки яшь егетләрнең   (сирәк кенә хәлләрдә гомумән егет һәм кызларның) аралашу урыны булган. Мондый уеннарга төрлелек  хас  түгел,   һәм  алар  әллә  ни  озак  та дәвам  итмәгән.   Кул астындагы   мәгълүматлар   кичке   уеннарның   бу   варианты   кайсы төбәкләрдә таралган булуы турында төгәл фикер әйтергә мөмкинлек бирми. Күрәсең, бу уеннар яшьләр тормышында аеруча әһәмияткә ия булмагандыр.
2)    Апрель   азакларында,   май   башларында   ташу   вакытында болыннарда  үткәрелгән уеннар.   Аларның  характерлы  үзенчәлеге шунда: бу уеннарда, кагыйдә буларак, берничә авыл яшләре катнашкан, ләкин аларны башлап, оештырып йөрүчеләр (узаманнар) традиция буенча билгеле бер авылныкы булып, уен шул авыл болыннарында үткән. Анализ күрсәткәнчә, бу варианттагы уеннарның   таралышы   Кама,   Вятка,   Ука,   Мукшы   кебек   чагыштырмача зур елгалар белән бәйләнгән.
Уенның мишәр авылларында таралуы игътибарны җәлеп итә. Хәлбуки, без мишәрләрдә яшьләр уенының сирәк очравын әйтеп киткән идек. Сергач мишәрләрендә ул җәю багу, ташкын карама, ташкын бакма дип атап йөртелгән. Әҗе авылында, мәсәлән, әйлән-бәйлән уйнаганда егетләр һәм кызлар кулга тотышып түгел, бәлки яулыктан, чабудан тотышып әйләнгәннәр. Уен җырларының берсе «җимчәчәк» дип аталган.
Уйнаучылар кара-каршы ике рәткә тезелгәннәр — кызлар бер рәткә, егетләр икенче рәткә баскан. Кагыйдә буларак, куплетлар әйтешә-әйтешә, кызлар егетләрне, егетләр исә кызларны чакырганнар. Җырда кем исеме әйтелсә, шул «чакыручылар» рәтенә баскан. Мәсәлән:


Җимчәчәк, җимчәчәк, Зимә буе сарымсак, сарымсак. Сарымсакка ни кирәк? Хәлимә атлы кыз кирәк.
Әүвәлгерәк язмаларда «сарымсак» сүзе «нарымсак» рәвешендә әйтелгән. Информаторлар бу сүзнең мәгънәсен ачыклап бирә алмадылар. Җырның тулырак тексты түбәндәгечә:
Җимчәчәк, җимчәчәк, Зимә буе нарымсак, нарымсак. Нарымсакка ни кирәк, ни кирәк? Ярма-ярма бүз кирәк, бүз кирәк. Ул бүзләрне тегәргә, тегәргә инә белән җеп кирәк, җеп кирәк. Ул инәне тотарга, тотарга оста куллы кыз кирәк, кыз кирәк.

Шунысы кызык, әйлән-бәйлән җыры буларак, «җимчәчәк» Ташкирмән керәшеннәрендә һәм шулай ук Башкортстанның Ык буе авылларында очраган. Р. Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, анда күңелле җимчәчәк уеннары атна-ун көн дәвам иткән.
Башка төбәкләрдә ул бер тапкыр гына үткәрелгән. Мәсәлән, Алабуга өязе Дөм-Дөм авылында бәйрәм алдыннан башка авыл яшьләре дә килгән. Кыз-кыркын аеруча күп җыелган. Бу уенны ташу җыены дип йөрткәннәр һәм аны берәр җомгада үткәргәннәр. Малмыж өязе Түбән Шөн авылында мондый күмәк уеннар ташу атнасы дип аталган. Олы Шүрнәк авылы керәшеннәре (Алабуга өязе) иске стиль буенча 9 май көнне (Никола көне) Вяткада көймәдә йөрергә чыкканнар. Бу көнне алар ташу карау дип атаганнар.
3)   Атна саен  җомга көнне  үткәрелә торган уеннар да булган    (дөрес,   Слобода   өязе   Нократ   авылында   алар   атнакичкә туры   китерелгән).   Күпчелек   авылларда  уеннарны   өйләдән   соң, кичкә  таба,  сирәк   кенә  очракларда,  киресенчә,   көннең  беренче яртысында оештырганнар һәм бу очракта аларда, кагыйдә буларак, кызлар   гына   катнашкан,   музыка   коралларында   да   кызлар   уйнаган. Верхнеуральск өязе Типтәр-Учалы волостенда Ахун, Сәфәр авылларында  аларны  олы уен дип,  Имәнгол  авылында — җомга тавы, ә Ставрополь өязе  Колмайыр авылында  кәрәмәт буе дип атаганнар.
Уеннарда авылның барлык яшьләре катнашкан. Диндар кешеләргә бик күренмәскә тырышып, уенны аулаграк җирдә, үкенечәдә, болында үткәргәннәр. Шул урынның исеменә карап, уен үзе дә, әйтик, «наратлык», «каенлык», «камышлык», «ындыр арты», «кала тавы», «айсалан» (Тәтеш өязе Морза авылы) дип аталган һ. б. Вятка губернасы Глазов өязенең Кистем авылында да яшьләр уенының «айсалан» дип аталуына игътибар итик.
Мондый уеннар, Пенза, Тамбов губернасы һәм касыйм татарларыннан кала, барлык татар авылларында үткәрелгән. Информаторлар җомга уеннарында егетләрнең һәм яшьрәк ирләрнең көч сынашып ярышуы, көрәшүе турында сөйләделәр (ләкин бүләк бирү булмаган).
4)   Берничә күрше авыл яшьләренең шулай ук җомга көнне билгеле бер вакытта, гадәттә чәчүдән соң, җыенга кадәр 2—3 атна буена бергәләп үткәрелә торган уеннары.  Уенның урыны да традицион  булган.   Еш  кына  бу  уеннарны  каршы  уен  дип  атаганнар.   Кайчагында   «каршы»   сүзе   уенның   исеменә   ук   кушып әйтелгән:   мәсәлән,   «Шода   каршысы»,   «Тазлар   каршысы»   һ.   б.
Уеннарга   кайчак   бик   үзенчәлекле   исем   бирелгән.   Мәсәлән,Пичмән (Мамадыш өязе Измә авылы), Чумарлык (Тирсә авылы), Төчлегән (Исәнбай, Кадыбаш, Тойгузы авыллары), Мортый (Тәкәш авылы), Түгәрәк тал (Бәзәкә авылы). Болар һәммәсе дә Алабуга өязе авыллары. Кайчак уенга башка авыллардан килгән кунаклар туганнарында һәм дус кызларында ике-өч көн куна торган булганнар. Балтач, Салавыш, Уразай, Яморза һ. б. авыл яшьләренең уеннарын бәләкәй җыен дип йөрткәннәр, ә чын җыен үзе аларда җуа җыены дип аталган.
Уенның бу төре таралган төбәкләр географиясе бик киң. Без аны Малмыж, Казан, Царевококшайск, Мамадыш, Минзәлә һәм шулай ук Бәләбәй өязләрендә теркәдек.
5)   Бу вариант җыен  бәйрәменә  кадәр традиция буенча  бер яки ике атна кала җомга көнне үткәрелгән. Дүртенче варианттан  ул  үзенең  бер  тапкыр  гына   үткәрелүе  белән  аерыла.  Тау ягында, хосусән Тәтеш өязендә, ул билгеле бер датага  (җомгага гына түгел)   туры китерелгән.  Мәсәлән,  «Олы болын»   (Ше-мәк, Коллар авыллары) — иске стиль буенча  19 майга,  «Сулып җыены»  (Олы Салтык, Олы Яңасала, Даныш, Олы Кләри авыллары) — 1  июньгә туры килгән. Картлар: «Уеннар кырда, чирәмдә була иде»,— дип сөйлиләр.  Кайчак уен үзе дә «Чирәм» дип аталган.
6)  Монысы кызлар уены. Ул чәчү эшләре тәмамланып беренче утауга  чыкканчы  үткән. Берничә кыз берләшеп, өйдән алып килгән ризыклардан аш әзерләгәннәр. Табынны келәттә җәйгәннәр; ашап-эчкәч төрле «берләшмә»ләр (төркемнәр) бер-берсенә кунакка барганнар. Ахырда җыйнаулашып кырга, болынга чыгып, шунда уеннар уйнаганнар.
Мондый уеннар Глазов өязе авылларында ца теркәлде. Анда аларны карга боткасы дип атаганнар. Алабуга өязе Абалач авылында ул кызлар ашы дип, ә Елатом өязе Бустан авылында сәер итү дип аталган. Аларда ул 15 май көнне, тауда, авыл янындагы урман авызында үткәрелгән, һәр кыз үзе белән өйдә әзерләгән ризык алып килгән, тәм-томнарны, акча салышып, кибеттән дә сатып алганнар. Аннары уеннар, җыр-бию башланган. Музыкантлары (гармунчы) да кызлардан булган (моны без Верх-неуральск өязе Типтәр Учалы волостенда да теркәдек).
Шунысы кызыклы, кыз балалар арасында да үзара сыйлашу гадәте булган. Мәсәлән, Малмыж өязе Арбор авылында ул чырлыкка чыгу дип аталган.
Чәчү эшләре беткәч (иң ахырда җитен чәчкәннәр), кызларның бер-берсенә чиратлашып кунакка йөрүе Глазов өязенең күп кенә авылларында (Кистем, Парҗы, Пайура һ. б.) язып алынган. Иң элек Кистем авылы кызлары Парҗы авылына кунакка барганнар. Алар киләсе көн (берәр җомга) алдан ук билгеле булган, һәм авыл егетләре һәм кызлары кунакларны бәйрәмчә киенеп, музыка белән каршы алганнар. Шул ук вакытта Тегермән авылының монда туганнары булган кызлары да килгән.  Кистем авылыннан килүче кызлар исә,  кардәшләре булмаса, дус кызларына кунак булып төшкәннәр. Дуслашу йоласы шактый гади булган: бер-берсен ошаткан кызлар бүләк алмашканнар. «Мин аңа алъяпкыч бүләк иттем, ә ул миңа кәшмир яулык бирде һәм без дустым булдык»,— дип сөйләделәр. Кунакта 4—5 көн булганнар. Көн саен ике басу арасындагы ызан буенда уеннар оештырганнар, һәр өйгә 2—3 кыз кунак булып килгән.
Кунакларны озаткач, Парҗы кызлары үзләре дә юлга җыена башлаганнар һәм сөйләшенгән көнне Кистем авылына киткәннәр.
Кистемнән кайткач, Парҗы яшьләре Пайура авылы кызларын каршылаган, аннары үзләре шул авылга кунакка киткән.

фото tatar.fandom.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: