Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иҗат аша тормыш юлына!

Мөслим районы Түбән Табын мәктәп-интернатында эшләүче укытучы-тәрбияче апаларыбыз кул эшләрен башкарырга, рәсем ясарга бик осталар. Алар үзләренең осталыкларын безгә-укучыларга да өйрәтәләр. Без дәресләрдә һәм дәрестән соңгы вакытта төрле конкурслар өчен рәсемнәр ясарга өйрәнәбез, кәгазьдән төрле-төрле чәчәкләр, тукымалардан әкият геройларын - курчаклар тегәбез, алар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шулай ук бисер,...

Мөслим районы Түбән Табын мәктәп-интернатында эшләүче укытучы-тәрбияче апаларыбыз кул эшләрен башкарырга, рәсем ясарга бик осталар. Алар үзләренең осталыкларын безгә-укучыларга да өйрәтәләр. Без дәресләрдә һәм дәрестән соңгы вакытта төрле конкурслар өчен рәсемнәр ясарга өйрәнәбез, кәгазьдән төрле-төрле чәчәкләр, тукымалардан әкият геройларын - курчаклар тегәбез, алар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шулай ук бисер, пайеток, атлас ленталардан эшләнмәләр ясыйбыз.

27 гыйнварда Чаллы шәһәрендә узган "Иҗат аша тормыш юлына!" Халыкара балалар рәсеме конкурсына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Диана Замировна җитәкчелегендә Халилов Айдар (8 нче сыйныф), Шакуров Альберт (9 нчы сыйныф), Хабибуллин Айнур (9 нчы сыйныф) бардык. Безне Яр Чаллы шәhәренең «2 нче балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесендә ачык йөз белән каршы алдылар, чәй эчерделәр. Аннан соң конкурс башланганчы башка мәктәпләрдән килгән укучылар белән таныштык.

Конкурс башлангач, безгә темалар бирделәр һәм һәр кеше үзе уйлаган рәсемен ясады. Конкурска нәтиҗәләр ясалгач, без үзебезнең җиңүчеләр икәнебезне белдек: Халилов Айдар - 2 урын, Шакуров Альберт - 3 урынга лаек булган. Безгә бу җиңү тагын конкурс-бәйгеләргә катнашырга этәргеч бирде.

Айдар Халилов, Мөслим районы Түбән Табын мәктәп-интернатының 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев