Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Хрусталь компас” премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды.

Экология һәм география өлкәсендә милли "Хрусталь компас" премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала. Катнашу өчен...

Экология һәм география өлкәсендә милли "Хрусталь компас" премиясе алу өчен заявкалар кабул итү башланды. Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең 2017 елда география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларны тормышка ашырган гражданнары, иҗади берлекләре, илебез һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләре номинантлар була ала. Катнашу өчен теркәлү формасын тутырырга (аны премия сайтыннан алырга мөмкин: http://rus-compass.ru/), ирекле формада презентация әзерләргә, фото беркетергә һәм материалларны 2018 елның 10нчы февраленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: premiya.compass@mail.ru. Бастырылган рәвештәге материалларны почта буенча җибәрергә мөмкин: 350051, Краснодар ш., Рашпилевская ур., 333, а/я 1777 («Получатель» ("Алучы") графасында - Национальная премия «Хрустальный компас» дип күрсәтергә кирәк).

Конкурс йомгаклары буенча жюри әгъзалары 10 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк:

- Фәнни казаныш (экология, милли география, этнография, төбәкне өйрәнү өлкәсендә эзләнү);

- Мәгърифәт (экология, география, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру өлкәсендә белем бирү программасы; фәнни-популяяр лекторийлар, форумнар, яшьләр лагерьлары оештыру һәм уздыру, мәгърифәти фильмнар һәм бүтән төр мультимедиа проектлары булдыру);

- Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект (экологик җаваплы аң формалаштыруга, табигатьне, табигый һәм мәдәни ландшафтларны саклауга юнәлтелгән проект);

- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты (әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу өлкәсендә, куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өлкәсендә, җитештерүдә ресурс саклау өлкәсендә проект);

- Сәяхәт һәм экспедиция (уникаль сәяхәт һәм экспедиция оештыру һәм үткәрү);

- ММЧда иң яхшы яктырту (җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән басма материаллар, радио- һәм телетапшырулар, фильмнар сериясе);

- Басма (фәнни-популяр китап, тематик басма, китаплар сериясе, фотоальбомнар, Россиянең табигый, археологик, мәдәни объектлары турында открыткалар комплектлары; уникаль китапларны яңадан бастырып чыгару;

- Фотоэш (темалар буенча фотоэш, фотосурәтләр сериясе);

- Гражданлык позициясе (милли мирасны саклауга керткән шәхси өлеш өчен премия, гариза биргән катнашучылар арасыннан экспертлар советы әгъзалары инициативасы буенча күрсәтелә);

- Иң яхшы региональ проект (Рус географик җәмгыятенең региональ бүлекчәләре тарафыннан күрсәтеп тәкъдим ителгән социаль-мәгълүмати, мәгърифәти проект).

Ә "Җәмәгатьчелек хөрмәтләве" номинациясендә җиңүче премия сайтында интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефон (Краснодарда): 8 (800) 700-18-45, 8 (861) 213-10-61.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев