Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кыңгырау тавышы урынына – татар җыры!

Сез кың­гы­рау та­вы­шын яра­та­сыз­мы? Тә­нә­фес­кә тү­гел, дә­рес­кә ча­кы­рып шал­ты­ра­ган кың­гы­рау та­вы­шын яра­та­сыз­мы сез?

Ә кың­гы­рау уры­ны­на та­тар көе яң­гы­ра­са?  Чал­лы­ның Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге 84нче ли­цей-ин­тер­на­тын­да бу бит шу­лай! Мәк­тәп­нең ише­ген­нән ки­леп ке­рү­гә үк без­не мил­ли би­зә­леш һәм үзе­без­чә – та­тар­ча рә­хәт бер җы­лы­лык кар­шы алды.

Та­тар җы­ры, ди­гән­нән, та­гын бер кы­зык үзен­чә­лек бар әле бу уку йор­тын­да. Акт­лар за­лын­да уку­чы­лар­га та­тар­ча фильм­нар күр­сә­те­лә.

Ин­тер­нат­лы уку йор­ты

Һәр мәк­тәп­нең үз имид­жы бу­ла.  Чал­лы­да­гы Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге ли­цей-ин­тер­нат бе­рен­че чи­рат­та нәкъ ме­нә ин­тер­нат­лы уку йор­ты бу­ла­рак игъ­ти­бар­га ла­ек­тыр. Якын-ти­рә ра­йон­нар­да­гы сә­ләт­ле ба­ла­лар­ны туп­лап, бе­лем һәм тәр­бия би­рү мөм­кин­ле­ге дә бар би­ре­дә. Егетләр-кызлар Ту­кай, Сар­ман, Ак­та­ныш­тан һәм Та­тарс­тан­ның баш­ка ра­йон­на­рын­нан ки­лгәннәр. Ли­цей­да баш­лан­гыч сый­ныф­лар юк. Кем­дер – 5нче, кем­дер – 6нчы сый­ныф­ка, кем­дер – 10-11гә  ки­лә. Сүз уңа­ен­нан шу­ны да әй­тик әле, 8нче фев­раль­дә ли­цей­да ачык ишек­ләр кө­не уза­чак.

Ин­тер­нат, ди­гән­нән – ки­лә­се ел­га авыл­лар­дан җы­ел­ган юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры өчен ме­ди­ци­на юнә­ле­шен­дә­ге сый­ныф оеш­ты­рыр­га җы­е­на­лар. Ижау дәү­ләт ме­ди­ци­на ака­де­ми­я­се бе­лән ки­ле­шү тө­зе­гән­нәр, алар ли­цей­лы­лар­ның бе­ле­мен конт­роль эш­ләр бе­лән сы­на­я­чак һәм бил­ге­ләр юга­ры бул­ган оч­рак­та,  Бер­дәм дәү­ләт им­ти­ха­ны бал­ла­ры­на та­гын 5 балл өс­тә­лә­чәк. Бу, бил­ге­ле, шу­шы уку йор­ты­на кер­гән оч­рак­та. Шәп бит, ә!

Үс­кәч кем бу­лыр­га?

Ин­де те­ма­ны дә­вам ит­сәк – үс­кәч кем бу­лыр­га ди­гән со­рау кай­сы­быз­ны гы­на бор­чы­мый икән? Кем ге­нә бу­ла­сы кил­ми бит без­нең, дө­ре­сен әйт­кән­дә! Ин­же­нер да, укы­ту­чы да, га­лим дә...

Га­ли Акыш ли­це­ен­да исә бу бет­мәс-тө­кән­мәс уй-хы­ял­ла­рың­ны аң­лап-ачык­лап бе­те­рү җи­ңел­рәк­тер. Үзең­не төр­ле юнә­леш­тә сы­нап ка­рау мөм­кин­ле­ге бар бит. 5нче сый­ныф­тан ук тех­ник юнә­леш­тә­ге сый­ныф­лар туп­ла­на – ро­бот тех­ни­ка­сы бе­лән шө­гыль­лә­неп алыр­га бу­ла. Чаллы­да­гы «К­ван­то­риум» ба­ла­лар тех­ник пар­кы бе­лән элем­тә ур­наш­ты­рыл­ган.  Ли­цей­да инг­лиз те­ле сый­ныф­ла­ры да эш­ләп ки­лә. Тех­ник фән­нәр­не укы­ту бу­ен­ча КФУ укы­ту­чы­ла­рын җә­леп итеп өс­тә­мә курс­лар оеш­тыр­ган­нар – мо­ны­сы уку­чы­лар­ны БДИ­га әзер­ләү мак­са­ты бе­лән.

«Ил­һам»­лы­лар!

Бү­ген бер төр­кем ли­цей уку­чы­ла­ры сәх­нә­дән төш­ми – Җи­ңү­нең 75 ел­лы­гы уңа­ен­нан «Тел­сез кү­ке» әсә­рен сәх­нә­ләш­те­рә­ләр. «Ил­һам» те­атр сту­ди­я­се­нә (җи­тәк­че­лә­ре Ва­лен­ти­на Арс­ла­но­ва) йө­рү­че­ләр икән бу. «Сәх­нә көз­ге­се», «Сә­йяр», «А ес­ли...»  ке­бек бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып, приз­лы урын­нар­ны яу­ла­ган­нар «ил­һам»­лы­лар. Ә мәк­тәп­нең ШТК (ша­ян­нар, тап­кыр­лар клу­бы) ко­ман­да­сы – «О­ба-на!» та­тар те­лен­дә дә, рус те­лен­дә дә бер­дәй ос­та чы­гыш ясый. Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы оеш­тыр­ган «Ак кал­фак­лы та­тар кы­зы» бәй­ге­сен­дә 9нчы һәм 11нче сый­ныф кыз­ла­ры Яз­гө­лем Ша­ки­ро­ва бе­лән Аль­ми­ра На­сый­бул­ли­на  уңыш­лы чы­гыш яса­ган­нар.

Ә без кил­гән көн­не

 Ә без кил­гән көн­не, без кил­гән хөр­мәт­кә, ба­ла­лар җый­нау­ла­шып ши­гырь укы­ды­лар. Дәрт­лә­неп, дул­кын­ла­нып, ма­тур итеп! Югый­сә, бер­се дә бү­ген­ге оч­ра­шу өчен мах­сус әзер­лән­мә­гән. Әм­ма сүз­лә­рен дә оныт­ма­ган­нар, үз-үз­лә­рен то­тыш­ла­ры да чын ар­тист­лар­ча! Афә­рин, ма­лай­лар-кыз­лар!

«Га­ли Акыш»­лар чы­гы­шын үзегез дә ка­рый ала­сыз, дус­лар!

 

 

 

Бе­леш­мә

Га­ли Акыш (1918-2011) — та­тар, тө­рек, ал­ман (не­мец) жур­на­лис­ты, язу­чы, җә­мә­гать эш­лек­ле­се. 1997 ел­ның 1нче сен­тяб­рен­дә Чал­лы­да  Га­ли Акыш исе­мен йөр­тә­чәк мәк­тәп ачы­ла – ча­ра­га Га­ли Акыш үзе дә ки­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев