Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Фронтовик-шагыйрь Гадел Кутуйның шәхси әйберләре белән танышып булачак

4 февральдә ТР Милли музеенда Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулу истәлегенә "Иделдә җиңү" чарасы оештырыла. Казанлыларны яшь армеецларны бүләкләүгә, күренекле фронтовикларның шәхси әйберләре күргәзмәсенә һәм хәрби реконструкциягә чакыралар. Чаралар музейда 12.00 сәгатьтә башлана. Башта ТР Милли музее фондларыннан уникаль экспонатлар - Сталинград сугышында катнашкан совет хәрби җитәкчесе, Советлар Союзы...

4 февральдә ТР Милли музеенда Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулу истәлегенә "Иделдә җиңү" чарасы оештырыла. Казанлыларны яшь армеецларны бүләкләүгә, күренекле фронтовикларның шәхси әйберләре күргәзмәсенә һәм хәрби реконструкциягә чакыралар.

Чаралар музейда 12.00 сәгатьтә башлана. Башта ТР Милли музее фондларыннан уникаль экспонатлар - Сталинград сугышында катнашкан совет хәрби җитәкчесе, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның һәм шагыйрь, хәрби корреспондент Гадел Кутуйның шәхси әйберләре күрсәтеләчәк. Шуннан соң оештыручылар "Юнармия"Бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучыларны бүләклиләр.

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Сталинград өчен сугышта якташларыбыз" видеопрезентациясе күрсәтәчәк. Шуннан соң, "Сталинград сугышында катнашучылар нәрсә кигән, нәрсә белән сугышкан" темасына күрсәтмә-лекция оештырылачак.

13.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак. Аларда казанлылар солдат киемнәрен киеп фотога төшә, XX гасырның 40-нчы еллары стилендә агитацион плакат ясый, "Солдатлар" әдәби-музыкаль композициясен тыңлый алачак. ТР милли музее ишегалдында 14.00 сәгатьтә Казан һәм Татарстан реконструкция клублары ярдәме белән Сталинград сугышының соңгы көрәше сәхнәләштереләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев