Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Фирменный» ит пәрәмәче

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су. Барлык ингредиентларны кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать...

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 л җылымса кайнаган су.

Барлык ингредиентларны кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.

Эчлеге: 500 г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5 стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае.

Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингредиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга. Камырны өлешләргә бүлеп, түгәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, пәрәмәчләр ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемына берәр чәй калагы шулпа өстәп чыгасы. Шулпа урынына 2 а.к. сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев