Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәрендәге 4нче урта мәктәпнең 3Б сыйныфы укучылары иҗаты.

И, туган тел! Минем туган телем - татар теле. Туган телемнән дә матур тел дөньяда юк. Һәр кеше туган телен яратырга һәм аны беркайчан да онытмаска тиеш. Чөнки бу тел - безнең әби-бабайларның, әти-әниләрнең теле. Без дә татар телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, иҗат итәбез. Без бик бәхетле! Милана Курочкина....

И, туган тел!

Минем туган телем - татар теле. Туган телемнән дә матур тел дөньяда юк. Һәр кеше туган телен яратырга һәм аны беркайчан да онытмаска тиеш. Чөнки бу тел - безнең әби-бабайларның, әти-әниләрнең теле.

Без дә татар телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, иҗат итәбез. Без бик бәхетле!

Милана Курочкина.

***

Туган телем - татар теле,

Сөйләшүләре рәхәт.

Күңелемә якын тел ул,

Баш иям - аңа рәхмәт!

Руфинә Хаҗиева.

***

Якын тел, матур тел,

Туган тел бер була!

Туган телем - татар теле,

Иң бай тел ул дөньяда.

Эльвина Мәрданшина.

***

Минем телем - татар теле,

Әни өйрәткән тел ул.

Әби, бабайдан калган тел,

Иң газиз тел була ул.

Алинә Мортазина.

***

Туган телдә сөйләшүләр

Шундый рәхәт, дусларым!

Әти-әни теле бит ул,

Саклыйк аны, дусларым!

Инсаф Ногманов.

***

Дөньяда бик күп китаплар,

Төрле телдә, төрле илдә.

Иң матуры, иң якыны -

Ул китап туган телдә.

Лиана Петрова.

***

Туган тел ул - иң якын тел,

Иң якты тел һәркемгә.

Төпле, тирән белемнәрне

Өйрәтә ул һәркемгә.

Муса Сабиров.

Кем уятыр?

Без әби белән бүген

Урманга барып кайттык.

Ах! - дидем мин, -

Кыш яткан бит анда сузылып.

Сукмакларга мендәрен куйган,

Агачларга кулларын куйган,

Үләннәргә юрганын япкан.

Менә сиңа, мә!

Үзе йоклап та киткән.

Уятам аны, уянмый,

Керфеге дә селкенми.

Ә мин беләм: кем уятыр кышны?

Ә сез беләсезме?

Миләүшә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев