Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәре «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»ның 3-4нче сыйныф укучылары яза.

Чаллы шәһәре «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»ның 3-4нче сыйныф укучылары яза. Укытучылары Суфия Мөхәммәдиева кызы. Кошлар ашханәсе Кыш айларын сагынып, Зарыгып көтеп алам. Шундый салкын айларда Ашханә ачып куям. Ашханәм - ачык һавада, Биек агач башында. Керегез, сыйланыгыз, дип Игьлан элеп куям да, Җимләр салып куям да... Алия Шаябтдинова, 3А сыйныфы....

Чаллы шәһәре «Пушкин исемендәге 78нче пролицей»ның 3-4нче сыйныф укучылары яза. Укытучылары Суфия Мөхәммәдиева кызы.

Кошлар ашханәсе

Кыш айларын сагынып,

Зарыгып көтеп алам.

Шундый салкын айларда

Ашханә ачып куям.

Ашханәм - ачык һавада,

Биек агач башында.

Керегез, сыйланыгыз, дип

Игьлан элеп куям да,

Җимләр салып куям да...

Алия Шаябтдинова, 3А сыйныфы.

Кар бөртеге

Мин нәфис кар бөртеген

Күзәтергә яратам.

Шундый нәни, иркәләр

Керфегемә куналар.

Ә үзләре минем җылы

Сулышымнан куркалар?!

Арина Ершова, 4Б сыйныфы.

Кышка сорау

Кыш, кыш әйт әле,

Синең кәефең ничек?

Шуны беләсем килә!

Сиңа чын-чын күңелемнән

Рәхмәт әйтәсем килә.

Безне сагынып киләсең,

Йомшак кар яудырасың,

Карлардан тау өясең!

Тавыңнан шудырасың,

Битләрне чеметәсең,

Бураннар чыгарасың,

Кышын безгә бик рәхәт!

Кыш, рәхмәт сиңа, рәхмәт!

Әдилә Нурмеева, 4Б сыйныфы.

Песнәк дустыма

Миңа шундый күңелле,

Песнәк дустым булганга.

Җим куярга җимлеккә

Йөгереп чыгам урамга.

Тәмле булсын ашыгыз!

Матур җырлар җырлагыз!

Михаил Индык, 3Г сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined пролицей пушкин