Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаба гомер аты

Факил Сафин өлкән буынга үзенең “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьлары, «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе белән билгеле булса,  кече һәм мәктәп балаларын да һич тә онытмый. Алар өчен атап язган шигырьләре “Ялкын”, “Мәйдан”, “Салават күпере” журналарында, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басылып чыга.

Мөслим төбәгенең суыннанмы, һавасыннанмы, әллә тәрбиясе шундый: безнең яктан чыккан язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, сәнгать кешеләре шактый күп. Шуларның берсе филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистика берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Тәрҗемә Олимпы» һәм «Кояшлы иҗаты өчен» Халыкара бүләкләр иясе Факил абый Сафин. Якташыбыз быел 65 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Гомер көзенә кереп барса да,  Факил абый җор телле, көләч йөзле,  шаян япь-яшь үсмер егет кебек.

 Факил Сафин өлкән буынга үзенең “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьлары, «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе белән билгеле булса,  кече һәм мәктәп балаларын да һич тә онытмый. Алар өчен атап язган шигырьләре “Ялкын”, “Мәйдан”, “Салават күпере” журналарында, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басылып чыга. Бик күп еллар “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире вазыйфасын үтәде, ә бүгенге көндә “Мәйдан” журналында эшли.

Әдибебез белән Мөслимнең үзәк китапханәсендә  “Чаба гомер аты”  дип исемләнгән юбилей кичәсе узды. Анда район мәктәпләреннән китапханәчеләр, укытучылар, укучылар, якташ әдипләребез Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фоат Садриев, Роза Хәбибуллиналар катнашты. Факил абый бик кызыклы итеп үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар аның шигырьләрен яттан укыдылар. Әдипләребез, килгән кунаклар аның турында кызыклы истәлекләрне яңарттылар. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, шигырьләр иҗат итүче Әлфия Ситдыйкова да Факил абыйга ихлас теләкләрен җиткерде, иҗатында уңышлар теләде.

Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләүче укучыларга дипломнар тапшырылды. Безнең мәктәптә укучы “Әкиятче Мөэмин бабай”ның оныкчыгы Гөлинә Мөэминова әдипнең “Ничек яшәргә?” шигырен сөйләде.  Әлеге чарадан һәр катнашучы илһам, рухи мирас алып таралды.

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев