Факил Сафин өлкән буынга үзенең “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан” повестьлары, «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе белән билгеле булса, кече һәм мәктәп балаларын да һич тә онытмый. Алар өчен атап язган шигырьләре “Ялкын”, “Мәйдан”, “Салават күпере” журналарында, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басылып чыга.