Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесе

Бәйгедә  “Яшь шагыйрьләр”, “Яшь язучылар”, “Хәй Вахит әсәрләре – сәхнәдә”, “Фәнни-тикшеренү эшләре” юнәлешләре эшләде.

Үз  телен,  халкының  тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгән кешехәтерсез кешедер.Туган теле аша кеше үз халкының үткәнен,  бүгенгесен һәм киләчәген белә. Туган тел һәм әдәбияты  дәресләрендә  без, укытучылар, татар  язучыларының иҗади мирасын өйрәнү аша укучыларда милли үзаң формалаштырырга тырышабыз. Бу эш дәрестән тыш чараларда  да  дәвам иттерелә. Максатыбыз укучыларыбызны халкыбызның рухи кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә җәлеп итү, аларда толерантлык, туган җиргә, туган телебезгә  мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт.

23 нче гыйнвар көнне безгә мәктәбебез укучылары белән  Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган “Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесендә катнашу бәхете тиде.

Бәйгедә  “Яшь шагыйрьләр”, “Яшь язучылар”, “Хәй Вахит әсәрләре – сәхнәдә”, “Фәнни-тикшеренү эшләре” юнәлешләре эшләде. Жюри составында Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артисты, язучы, тәрҗемәче Хәлим Җәләлов, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Шәмси, балалар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ләлә Гыймадиева,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, язучы, драматург Рафис Корбан, шагыйрь Рифат Сәлах, язучы, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Айсылу Имамиева, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина һәм башка күренекле шәхесләр эшләде.

“Яшь шагыйрьләр”, “Яшь язучылар” секциясендә катнашучылар  танылган язучылар, шагыйрьләр  алдында үзләренең иҗади сәләтләрен сынап карадылар, бирелгән сүзләр белән чикләнгән вакыт аралыгында шигырь язып күрсәттеләр.  “Хәй Вахит әсәрләре – сәхнәдә” секциясендә катнашучылар күрсәткән “Беренче мәхәббәт”, “Күк капусы ачылса”, “Мәхәббәтең чын булса”, “Кияүләр”, “Дим буенда”  спектакльләреннән өзекләрбарлык кунакларның да күңелләренә хуш килде. “Фәнни-тикшеренү эшләре” секциясендә укучылар язучы иҗатының үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эшләнгән хезмәтләрен якладылар.Безнең мәктәбебездән “Яшь язучылар” номинациясендә Гөлшат Хафизова II урынга, Гөлназ Хафизова III урынга лаек булдылар. Аларга Хәй Вахитның якташлары, иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Башка катнашучылар да бүләксез калмады: оештыручылар һәммәсенә дә дипломнар, истәлекле бүләкләр әзерләгән иде.

Тантанага килгән кунакларны, язучының туганнарын, авыл халкын Биектау район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләде, рәхмәт сүзләрен  җиткерде.

 Хәй Вахитка багышланган бу матур  чараның укчыларыбыз өчен булган тәрбияви кыйммәте  бик зур. Кунакчыл Биектаудан без бик зур канәгатьлек белән, канатланып кайтып киттек.

Белешмә: Драматург һәм шагыйрь Хәй Вахит 1918 елның декабрь аенда Биектау районы Мәмдәл авылында туган. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, театр техникумына укый башлый. Ләкин ике елдан соң техникум ябылу сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып эшләргә килә, аннары, янә Казанга кайтып, 1937–1940 елларда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлап, бераз вакыт Республика җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшләгәннән соң, Х.Вахит армиягә алына. Ул башта Совет Армиясе җыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан, Ватан сугышы башлангач, разведчик-артиллерист сыйфатында Беренче Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польша җирләренә хәтле сугышчан юл узган.

1945 елның ноябрендә гаскәри хезмәттән кайтып, Х.Вахит Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга. 1956–1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда белем ала. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Х.Вахитның яшьлек романтикасы, йомшак юмор, лиризм белән өртелгән, композицион яктан оста корылган, кызыклы, гыйбрәтле сюжетлы, халыкчан сурәт һәм образларга бай телле әсәрләре берничә буын театр тамашачысының рухи ихтыяҗына хезмәт итте һәм хәзер дә, театр сәхнәләрендә бик еш уйналып, эмоциональ һәм тәрбияви көчендә халыкка хезмәтен дәвам иттерә. Драматург 1978 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Яр Чаллы шәһәре 3 нче урта мәктәбе туган тел укытучылары Хафизова Ләйсән, Хафизова Рәсимә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев