Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң мөһим ачышлар

Американың АIММРЕ институты эволюция тарихындагы мөһим ачышларны билгеләгән.

Американың АIММРЕ институты эволюция тарихындагы мөһим ачышларны билгеләгән.

Менделеев таблицасы. Галимнәр аны кешелек тарихында иң зур роль уйнаучы ачыш дип атаганнар. Әлеге таблицадагы химик элементлар ярдәмендә Җир йөзендә инде менә ничә еллар дәвамында азык-төлектән башлап  энергетика тармагы өчен яңа материалларга кадәр уйлап табалар. Тимер эретү. Аны борынгы мисырлылар уйлап тапкан. Алар тимерне эретеп, үзләренә төрле тантаналар вакытында тагу өчен бизәнү әйберләре ясаганнар.

Джон Бардин.Уолтер Браттейн һәм Уильям Шоклиның 1948 елда транзистор уйлап табуы. Әлеге ачыш башта электрон җайланмалар,  аннары микрочиплар, ә соңрак компьютер технологияләре ясау өчен менә дигән нигез була. Безнең эрага кадәр 2200 елда уйлап табылган пыяла. Аны беренче мәртәбә  Иранда ясый башлыйлар.

 Оптик микроскоп. 1968 елда Антони Левенгук 200 мәртәбә зурайта торган  микроскоп уйлап тапкан. Әлеге ачыш аркасында кешелек табигатьтәге кеше күзенә күренми торган элементларны өйрәнә башлады.

Бетон. 1755 елда Джон Смитон бүген без белгән бетонны (гидравлик цемент) уйлап тапкан. XVIII гасыр уртасыннан әлеге материал төзелештә кулланыла башлый һәм бу өлкәдә алыштыргысыз чималга әйләнә.

Корычны мичтә эретү. Безнең эрага кадәр 300 ел элек Көньяк Һиндстан  металлурглары корычны мичләрдә эретү ысулы уйлап табалар. Соңрак ул  «Дәмәшкъ корычы» дип йөртелә башлый һәм аны табу юлы бик күп гасырлар буе сер булып кала.

Малахит белән лазуриттан бакыр алу һәм аны төрле кыяфәтләргә китерү мөмкинлеге. Хәзерге Төркия территориясендә яшәгән кешеләр малахит  белән лазуритны яндыргач, сыек бакыр барлыкка килгәнен ачыклаганнар. Һәм шул сыеклыктан төрле сыннар ясаганнар. Бу ачыш рудалардан тимер

алуга нигез салган.

Рентген нурларының таралуы. 1912 елда Макс Лауэ әлеге нурларны кристалларга таркату ысулын ачкан. Шуның аркасында кристалл төзелешен  ачыклый алганнар һәм бу кристаллик материалларны рентген белән тикшерү үсешенә нигез сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев