Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәйрәм кайтавазы

Кемдә нәрсә, бездә - Әниләр көне!

Җир йөзендәге иң матур, иң ягымлы, иң кадерле кешеләр – Әниләр көнен “Йолдызчыклар” балалар бакчасы нәниләре бик күңелле үткәрделәр. Әниләргә балалар йөрәк түреннән чыккан җылы теләкләрен җиткерделәр, матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, ә иң моhиме, “Өч кыз” татар халык әкиятенә нигезләнеп, хәзерге заманга туры китереп ясалган шигырне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Нәни артистлар өч буын: әби, әни, кыз рольләрен башкарып, килеп чыккан күңелле ситуацияне күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Аналар үзләрен читтән күзәтә алдылар. Балалар шулхәтле оста уйнадылар ки: әйтелгән hәрбер реплика, hәрбер сүз тиешле урында иде, шуның белән кызыклы да. Тамашачы-әниләр рәхәтләнеп туйганчы көлделәр, гомумән, Әниләр бәйрәмендә күңелле ял иттеләр. Менә шундый үзенчәлекле hәм кызыклы формада котладылар нәни йолдызчыклылар үзләренең яраткан әниләрен.

115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлнур Шайдуллина, Алинә Сафина.

Безнең яңа фотобәйгебезгә рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев