Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бәхетсез бүре баласы

«Б» хәрефенә башланган сүзләрдән әкият.

Былтырдырмы, быелдырмы - бер бәләкәй Бүре баласы берүзе бәйрәмгә бармакчы булган. Бизәкле бумази бишмәтенең биленә бодай башакларыннан билбау буган. Башындагы бөдрә бәрән бүреген бриллиантлы брошка белән бизәгән. Буынтыклы бармакларына берьюлы биш балдак, беләкләренә берәр беләзек, балакларына бака ефәгеннән булган бау беркеткән. Бантиклы, баланлы башмакларына багып, бераз биеп бөтерелгән. Биштәренә баян, балалайка, быргы-барабанны борынгы боргычлы борау белән борып, боҗраларга беркетмәкче булган. Бусагадагы бүкәнгә бәрелеп, биштәре бишкә бүленгән. Бәләкәй бүре баласы бик борчылган, бәргәләнгән. Борчылуыннан берьюлы бөрлегәнле борай белене, борычлы борчак боламыгы, бәрәнгеле бәрән бәлеше, баллы бавырсак, бәртәс балыгын ботарлаган. Басмага басмакчы булган, бабасының баганадагы балтасына барып бәрелгән. Бакырган. Болай булгач, Бүре баласына бүген бәйрәм бөтенләй булмаячак! Бетте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев