Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бүген “Черек күл”дә

Бүген казанлылар "Черек күл" паркындагы шугалакка килеп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алалар. Спорт кирәк-яраклары прокаты һәм кафеның бер көнлек кереме "Зәкят" хәйрия фондына күчереләчәк. Акция "Игелекле Казан" проекты кысаларында уздырыла. Тимераякларны прокатка бирү пункты 13.00 сәгатьтә ачыла, 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр биредә фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Тәнәфес вакытларында...

Бүген казанлылар "Черек күл" паркындагы шугалакка килеп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алалар. Спорт кирәк-яраклары прокаты һәм кафеның бер көнлек кереме "Зәкят" хәйрия фондына күчереләчәк.

Акция "Игелекле Казан" проекты кысаларында уздырыла. Тимераякларны прокатка бирү пункты 13.00 сәгатьтә ачыла, 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр биредә фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Тәнәфес вакытларында "Игелекле фудтрак" фургонында сыйланырга мөмкин булачак, аның да көнлек кереме хәйриячелек максатларында файдаланылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

"Игелекле Казан" проекты шәһәр үсешенең 12 өстеленкле юнәлешләренең берсе булып тора һәм хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Проектта тикшерелгән хәйрия фондлары, социаль ориентирлашкан оешмалар һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев