Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без белмәгән сугыш 

Идәндә яисә җирдә аунап яткан ипи телеме күргәнең бармы синең? Бардыр шул. Хәзер еш кына ашханәдә өстәл астына да, чүп чиләгенә дә төшкәли ул, әйеме? Бер телем ипи...

Юкса, кемнеңдер гомерен саклап калырга җитә торган кадерле ризык бит ул. 
Чаллының 29нчы гимназия укучысы Гыйльметдинов Данил икмәк кадере турында шундый гаҗәпкә калып сөйләде безгә.

Баксаң, Данил Ленинград блокадасы вакытында кешеләргә бирелә торган икмәкнең никадәр аз булганын белмәгән. 200 грамм ипи! Көн буена! Ленинградта камалышта калган кешенең көнлек ризыгы булган бит ул. 
27 гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгән көн. Шушы көнне гимназиядә булган чарада «блокада икмәге» турында да искә алдылар. Суыш афәте, блокада турында шигырьләр фильмнардан өзекләр белән үрелеп барды ул тамаша. Җыр, бию, матур сүзләр... (Фотоларын да карый аласыз)

Ә иң мөһиме: бу чарада камалыш вакытында Лениградта яшәгән Нина апа Колесова да катнашты. Ул үз истәлекләре белән уртаклашты. Сабый бала вакытыннан ук ачлык, мохтаҗлык кичергән, тома ятим калган ул.

Үсеп җиткәч, Чаллыга күчкән, КАМАЗда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Нина апа, күп авырлыклар күрүгә карамастан, мөлаем һәм бик ягымлы кеше. Ул укучыларга дус булу, тату яшәү кирәклеге турында кат-кат искәртте. Сөйләгәндә дә куенындагы кечкенә төенчекне кулыннан төшермәде. Бик хикмәтле һәм серле төенчек икән ул. Ак чәчле Ленинград кызы Нина апа ак ашъяулыкка төреп ипи телеме алып килгән. Әби-бабаларыбызның гомерен саклап калган, җиңү китергән 200 грамм икмәк! Ыргытма, ташлама, рәнҗетмә − кадерлә син аны, яме.

Лилия Гыйбадуллина.

Әлеге темага башка язмалар:

Кирәкми безгә сугыш!

Бала (Әмирхан Еники)

Партизан бүреге (Гүзәл Әдһәм)

Малайларга сугышырга ярыймы?

Кем җырлады? (Әмирхан Еники)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев