Партизан бүреге
Безнең сыйныфка яңа малай килде. Ниндиерәк дисәң – гап-гади бер малай инде шунда.
Озын буйлы дип тә, кечкенә дип тә әйтеп булмый аны. Наилдән биегрәк, ә Айдардан бераз кыскарак та сымак. Рюкзагын асып килеп керде дә, ишек төбендә туктап, бераз гына безгә карап торды. Китапларда андый карашны «сөзеп карады» дип язалар бугай.
Менә шул. Башта «сөзеп карады» да, аннан авыз чите белән генә елмаеп куйды.
– Әйдәгез, танышыйк. Мин – Рудамир исемле...– дип, миңа кулын сузды.
Кычкырып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым.
«Ру-да-мир! Исем дисәң дә исем!»
Кая инде аңа кул биреп тору! Тыела алмыйча шактый шаркылдадым әле.
– Руда! Тимер рудасы! Ә... юк! Ташкүмер рудасы!
Мин үзем географияне әллә ни шәп белмим. Чиреккә өчледән артык тәтеми миңа. Шулай да бераз мәгълүмат бар икән әле!
– Донбасс! Донбасс рудасы! – дип пырхылдадым.
Миңа башка малайлар да кушылды. Яңа малай дәшмәде. Басып торуын белде.
Безнең танышу шунда төгәлләнде дә, чөнки класска Дамир Рәисович килеп керде. Ул яңа малайның җилкәсен кагып куйды.
– Я, ничек? Таныштыгызмы? – Аннан безгә борылды. – Менә, тагын бер укучыга арттыгыз.
Дамир Рәисович Рудамирга Алия янына утырырга кушты. Алиясе исә, читкәрәк шуышып, тегеңә үз янында урын биреп маташа. Минем шунда җен ачуым чыкканны күрсәгез! Шул минутта ук алар икесе дә җан дошманыма әйләнде. Алияне күр инде! Әле кайчан гына, Наил белән утырырга кушкач, «утырмыйм!» дип елап беткән иде. Ә бүген берсүзсез ризалашты да куйды.
Шунда кыңгырау чылтырады да, дәрес башланды.
Математиканы бездә Дамир Рәисович укыта, сыйныф җитәкчесе дә ул. Болай әйбәт кеше үзе – «мировой парень» дисәң дә була. Түлке менә математикасы гына... Җенем сөйми шуны! Кем уйлап тапкандыр инде ул «икс» һәм «игрек»ларны? Я, кемгә кирәге бар аларның? Әле ярый, янымда Алсу утыра. Беренче сыйныфтан бирле отличница ул. Алсу булмаса, чын әгәр, башым «икеле»дән чыкмас иде. Кайчак күчерергә дәфтәрен биреп тора , кайчак чишелмәгән мисалларны аңлата.
Бүген мәсьәләнең бик четереклесе туры килде, ахры. Алсу булып Алсуның да теше үтми бугай, сыза да боза, сыза да боза. Математиканы иң шәп белүчеләр дә башларын кашып утыра әле. Кая инде ул минем ишеләргә! Шул чакта дөрес җавапны кем әйтте дисезме? «Донбасс рудасы!» Такта янына чыкты да, «ялт та йолт» итеп, чиште дә бирде. Бөтенебез шаккатты. Дамир Рәисович мактый-мактый бишле куйды үзенә. «Егет икәнсең!» – ди.
Математикадан биш алучыларны бик үк өнәп бетермим лә мин. Әллә көнләшәм инде шунда? Аңа карап, рус теле дәресендә Нина Егоровнадан эләкте «Донбасс рудасы»на. «Вам придется постараться, молодой человек!» – ди. «Молодой человек!» – ди бит! Бөтен класс белә: Нина Егоровнаның «молодой человегы» ул – «хәлләрең мөшкел, тәти егет» дигәнне аңлата. «Донбасс рудасы» кызарынды, бүртенде, чүт-чүт кенә елап җибәрмәде. Минем, нишләптер, аны бик-бик елатасым килгән иде. Бәлки шуңа күрә тоелган гынадыр – мин булып мин кызганып куйдым үзен. Рус теле минем үземнең – шә-ә-әп бара. Наил әйтмешли, мин аны «су кебек эчәм». Гел бишле ала икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Юк ла! Мин – хорошист! Шәп хорошист!
Дәрес бетүгә, бөтен класс белән спортзалга йөгердек. Иртәгә бездә «Аҗаган» уены булачак. Анда исә шундый ярышлар! Сынатмаска иде исәп! Соңгы көннәрдә тәнәфестә бөтен мәктәп яңгырап тора: «Раз, два! Раз, два! Раз, два!» Олысы да, кечесе дә тырыша-тырмаша марш атлый.
Шактый озак шөгыльләндек, борыннардан тир тама. «Донбасс рудасы»н әйтәм, болай ничава малайга ошаган үзе. Буе әллә ни булмаса да, мускуллары уйнап тора. Таралышыр алдыннан Дамир Рәисович шундый бер яңалык җиткерде үзебезгә: жюрида Герой да булачак ди! Чечня сугышыннан орден алып кайткан офицер, ди!
Иртүк хәрби киемнәрне киеп, мәктәпкә җыелдык. Барыбыз да «ялт» итеп торабыз. Билдә – каеш, иңнәрдә – погоннар! Шунда күзем «Донбасс рудасы»на төште. Башына бүрек киеп килгән бу! Зәңгәрсу-соры төстәге хәрби бүрек. Колакчыннарын күтәреп бәйләп җибәргән булган. Бүрегендәге кокарданы күргәч, көнләшүемнән шартлый яздым. Офицерский! Яфраклары да, йолдызы да алтынланып ялтырап тора!
– Кокардасын кара әле! Офицерский! – дим Наилгә.
– Нәрсә дисең? Кокк... Кокк... Нәрсә соң ул? Кокака!
«И-и-иии, кара инде бу Наилне! Хәрбиләрнең бүрегенә беркетелгән билгенең кокарда дип аталганын да белми! Үзе «Аҗаган» уйнап йөргән була, хөрәсән!»
Әздән генә кычкырып әйтмәдем. Ярый әле, телемне тешләп калдым. Яңа малайның кокардасына шактый озак текәлеп карап торды бу. Әллә беренче күрүе инде?
– Син нигә партизан бабаңның бүреген киеп килдең, ә?
Кинәт Наил яңа малайга таба атылды, аның башындагы бүреген җитез генә умырып алды да шкаф ягына өскә томырды. Кокардалы бүрек түшәмгә кадәр чөелде, нәрсәгәдер эләкте ахры, кире идәнгә төшмичә, шкаф башында калды.
Да-а-а-а... Ул шкафның биеклеге-е-е... Узган ел Алиянең бияләен дә шунда аткан иде Наил. Ярый әле, Дамир Рәисович алып бирде.
Әллә нигә «Донбасс руда»сына ярдәм итәсем килеп китте. Ул арада урамда быргы тавышы яңгырады. Без дөбер-шатыр тышка атылдык. Бүрек кайгысы да онытылды. Искә төшеп, борылып карасам, яңа малай, кокардасын балкытып, мине куып җитеп килә иде...
«Аҗаган» уенында безнең класс беренче урынны алды! Әле ярый классыбызга яңа малай килгән! Аның җитезлеге, елгырлыгы, өлгерлеге дисеңме! Айдарны да, мине дә узып китте, ә Наилне әллә кайда калдырды. Рудамирга сокланмаган берәр кеше калды микән? Жюрида утырган Герой абый үзе дә түзмәде: «Молодец!» – дип кычкырды.
Наилгә бу тагын ошап бетмәде:
– Хи-и-и... Исең киткән икән... Партизан мала...
Тик сүзен дә әйтеп бетерә алмады, «ялт!» – мин тегеңә берне! Ачу китереп тормасын әле! Шулай да үпкәләшеп озак йөрмәдек без, бер-ике минут та үтмәгәндер, татулашып та куйдык. Дуслык булмаса, ярышларда җиңеп була димени!
Уен тәмамлангач, Герой абый туп-туры безнең янга килде. Бөтенебезнең күз – күкрәгендәге орденда. Мондый орденны телевизордан гына күргән бар иде, берәм-берәм тотып-тотып карадык.
Герой безгә үзенең сугышчан дуслары турында сөйләде. Чечнядагы сугыш турында берни белми йөргәнбез икән бит. Андагы мәхшәр! Тыныч яшәүгә ни җитә соң...
– Сугыш безне чыдамлыкка да, түземлеккә дә өйрәтте. Ир-егет сугышта сынала дип юкка гына әйтмиләр. Бер бәрелештә яраланып ялгыз калганмын, ә бер солдат мине, җилкәсенә салып, чолганыштан алып чыккан, әллә ничә чакрым күтәреп тә барган. Гәүдәгә дә зур түгел үзе... Әмма андагы үҗәтлек, чыдамлык... Рудамир исемле иде ул егет...
Мин дертләп куйдым, «ялт» кына яңа малайга борылдым. Карасам, бүтәннәр дә Рудамирга төбәлгән.
Герой елмайды:
– Мин улыма үземне үлемнән коткарган солдат егет исемен куштым. Аның да шундый батыр булып үсүен телим. Сез бүген «Аҗаган»да җиңдегез. Ләкин бу – уен гына. Ә чын солдат шундый уеннарда сыналып үсә...
Гүзәл Әдһәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев