Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

БАЛЫК ПИРОГЫ

Көндәлеккә пешерергә тәмле пирог рецепты кирәкме?! Бик тәмле, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнә, туклыклы һәм бик тиз! Йомшак кына төче камыр басабыз. Камыр өчен: 200 г кефир, 6 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасы, тәменчә тоз, он. Эчлек өчен: 250 граммлы сайра балыгының майлы консервы,...

Көндәлеккә пешерергә тәмле пирог рецепты кирәкме?! Бик тәмле, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнә, туклыклы һәм бик тиз!


Йомшак кына төче камыр басабыз. Камыр өчен: 200 г кефир, 6 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасы, тәменчә тоз, он.
Эчлек өчен: 250 граммлы сайра балыгының майлы консервы, 1 стакан дөге, 2 уртача зурлыктагы кишер, 2 баш суган, тәменчә тоз. Балыкны чәнечке белән вакларга, дөгене газда бүрттереп алырга, суганны турап майда кыздырырга, янына угычтан кишер чыгарып салырга. Барысын бергә кушып, эчлекне әзер итәргә. Камырны җәеп пирог формалаштырырга. 200 градуслы мичтә 40 минут тирәсе пешерәсе. Әзер!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев