Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабызның энҗесе

Безнең 63нче «Энҗекәй» балалар бакчасында сәләтле балалар бик күп. Шулар арасыннан Энҗе Шакирова турында сөйләп китәсем килә. Энҗегә 6 яшь кенә булса да, ул шәһәркүләм бәйгеләрдә катнашып урыннар ала, лауреат була. Энҗенең үрнәк алырдай кешесе дә бар. Аның әнисе Ландыш ханым да җырчы. Энҗе 3 яшендә үк әнисе белән бергә...

Безнең 63нче «Энҗекәй» балалар бакчасында сәләтле балалар бик күп. Шулар арасыннан Энҗе Шакирова турында сөйләп китәсем килә. Энҗегә 6 яшь кенә булса да, ул шәһәркүләм бәйгеләрдә катнашып урыннар ала, лауреат була.

Энҗенең үрнәк алырдай кешесе дә бар. Аның әнисе Ландыш ханым да җырчы. Энҗе 3 яшендә үк әнисе белән бергә чыгыш ясап, дипломнар яулады. Күптән түгел «Бәхет йолдызы» конкурсы булды. Бу бәйгедә дә Энҗе беренче урыннарның берсен яулады, лауреат исемен алды.

Энҗе бар яктан да сәләтле бала. Ул җырлап кына калмый, бик матур итеп татар халык биюләрен башкара, шигырләр дә сөйли. Бакчабызда шундый сәләтле балалар булуы белән без бик горурланабыз. Энҗегә киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев