Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Арчада

Район башлыгы призына татарча көрәш Арчада Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына 2002-2004 елгы яшүсмерләр татарча көрәш буенча бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Республикада Арча районы көрәшчеләре ныклы 7-8нче урыннарда торуын әйтте, көрәшчеләрнең тагын да югарырак уңышларга ирешүенә ышаныч белдерде. Көрәш ике...

Район башлыгы призына татарча көрәш

Арчада Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына 2002-2004 елгы яшүсмерләр татарча көрәш буенча бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Республикада Арча районы көрәшчеләре ныклы 7-8нче урыннарда торуын әйтте, көрәшчеләрнең тагын да югарырак уңышларга ирешүенә ышаныч белдерде.

Көрәш ике келәмдә барды. 78 яшүсмер көрәштә катнашты. Район көрәшчеләр федерациясе рәисе һәм бүгенге ярышларның баш хөкемдары Ринат Алиевтан районда көрәшне ничек үстереп булуы хакында сораштым.

- Эшләргә кирәк, - дип әйтте Ринат Алиев. - Ярыш-лар күрсәтә кемнең ничек эшләгәнен. Әнә, күрәсезме, тренерларның көрәшчеләре өчен ничек җанатып йөргәнен. Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин, Урта Курса мәктәбеннән Марат Әхмәдиев...

Көрәш вакытында үзенең көрәшче малайларын өйрәтеп, үзе көрәшердәй булып торган Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллиннан:

- Чыннан да, ай саен көрәш буенча ярышлар булып торамы?- дип сорыйм.

- Әйе, - дип җавап бирде Зөлфәт Хәйруллин. - Соңгы вакытта гына да Арчада күрше-тирә районнар белән ачык көрәш турниры булды, Наласада көрәшчеләр очрашты. Инде менә бездә... Очрашып тору кирәк шул.

Заманында көрәшчеләре белән дан тоткан тренер Илгиз Салихов та килгән. Яңа Кенәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләде ул.

- Көн дә район тренеры Шәйдулла Сәлахов белән көрәш турында әллә ничә тапкыр сөйләшә идек. Казанга барып, "Сабантуй" газетасы призына оештырылган республика көрәшендә 1нче урынны алабыз, "Тагын Арчалар - 1нче!" дип язып чыгалар!

- Ничек бүген шул данны кайтарырга?

- Районның иң яхшы көрәшчеләрен җыеп, аларны даими очраштырып торырга кирәк, ягъни алар бергә шөгыльләнсен, тренировкалары бергә үтсен, - диде Илгиз Салихов. - Республика ярышларына барыр алдыннан кимендә бер ай булса да мондый очрашуларны оештырырга кирәк. Көчле белән көчле көрәшеп чарланганда гына уңышка ирешеп була!

Түбән Мәтәскәнең өметле көрәшчесе Әлфис Мәннанов дулкынланып, үз чиратын көтә. Хәлләрен сорашам.

- Призлы урын алырга исәпме?

- Беренче өчлектә булырмын, дип уйлыйм. Белмәссең тагы...

- Көчле көндәшләрең бармы?

- Бар. Сеҗедән Дилүс Әхмәдиев...

Дилүс белән Әлфис матур көрәш күрсәттеләр. Бар да дулкынланып аларны күзәтә. Бу юлы Әлфис өстенлекне алды. Урта Курса мәктәбеннән өметле көрәшче Айдар Мөхәрләмов көндәшен секундлар эчендә алып салды. Югары Курса авылыннан Алмаз Сабировның 5 секунд эчендә көндәшен алып салуы хөкемдарларны һәм карап утыручыларны сокландырды. Әлфис, Айдар, Алмаз - алар өчесе дә үз үлчәүләре буенча 1нче урынны алдылар. Яңа Кенәрдән 7 сыйныф укучысы Илсаф Хәбибуллинның бармак буыны чыгып, ахыргача көрәшә алмавы кызганыч булды. "1нче урынны ала торган малай иде!" - дип хөкемдарлар "ах!" итте. Илсафның җиңүләре күп булыр әле.

Ярыш нәтиҗәләрен без сайтка урнаштырдык. Җиңүчеләрне әйтеп үтәм. Алар: үз үлчәүләрендә Эмил Гыйззәтуллин (Курса-Почмак), Инсаф Нигъмәтҗанов (Апаз), Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш), Әлфис Мәннанов (Түбән Мәтәскә), Инсаф Абдуллин (Яңа Кенәр), Алмаз Сабиров (Түбән Мәтәскә), Илнар Сәләхов (Урта Курса), Рәниф Нурисламов (Урта Курса), Рәсүл Шәрифуллин (Апаз), Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса). Командалар арасында Яңа Кенәр мәктәбе командасы 1нче урынны алды, тренеры Зөлфәт Хәйруллин. 2нче урында - Апаз мәктәбе, тренеры Марат Фаязов, 3нче урында - Шушмабаш мәктәбе командасы, тренеры Марат Сәләхов.

Киләсе ярышларга кадәр!

Арча район сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев