Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җаныгызга җылы алыгыз!

Игътибарыгызга Айгөл Камалованың бик матур һәм мәгънәле бер шигырен тәкъдим итәбез.

Таныш булыгыз: Айгөл Камалова. Айгөл Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә, 11 А сыйныфында белем ала. Һәрчак көләч, аралашучан бу кызның җирешмәгән җире юк: татарча КВНда уйный, кичәләр, бәйрәмнәр алып бара, шигырьләр яза. Язган әсәрләрен бик матур итеп укый да. Әлегә игътибарыгызга Айгөлнең бик матур һәм мәгънәле бер шигырен тәкъдим итәбез.

 

Ак күлмәген киеп, кышлар килде,

Җилләр-бураннарын туздырып.

Көннәр салкынайтты, бу кышларны

Өшемичә ничек уздырыйк?!

 

Битләреңнән суык чеметсә дә,

Иң мөһиме - җаның туңмасын,

Кышның бизәкләрен, бу дөньяның

Бөтен бизәкләрен тупласын.

 

Кышын салкын, диеп кайгырмагыз,

Җылы булып калсын җаныгыз!

Тормыш матурлыгын тоегыз һәм

Җаныгызга җылы алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев