Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

2018 елны Казанда Кунакчыллык елы дип игълан итәргә тәкъдим кертелде

2018 елны Казанда Кунакчыллык елы, дип игълан итәргә тәкъдим кертелде. "Футбол буенча дөнья чемпионаты узуны исәпкә алсак, 2018 елны Кунакчыллык елы, дип билгеләү аеруча актуаль һәм логик, дип саныйм, - диде бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Д. Санникова. - Чараларның берсе - Казан ярминкәсендә...

2018 елны Казанда Кунакчыллык елы, дип игълан итәргә тәкъдим кертелде. "Футбол буенча дөнья чемпионаты узуны исәпкә алсак, 2018 елны Кунакчыллык елы, дип билгеләү аеруча актуаль һәм логик, дип саныйм, - диде бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Д. Санникова. - Чараларның берсе - Казан ярминкәсендә үтәчәк "Туризм һәм спорт" халыкара күргәзмәсе кысаларында "Кунакчыл Казан". Кунакчыллык елы эгидасы астында шәһәрнең барлык вакыйгалары да узачак". Моннан кала, шәһәр үзенең өч миллионынчы туристын каршы алырга әзерләнә һәм яңа экскурсион маршрутлар җибәрергә планлаштырыла.

Дарья Санникова сүзләре буенча, 2017 елда Казанда 2,7 миллионнан артык турист булган, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 10% артык. Туризм үсеше үзәге белгечләре Казанның уртача статистик портретын төзегән. Гадәттә, бу яшь кешеләр: 25% турист - 26-35 яшьтә, 23% - 36-45 яшьтә, 22% - 46-60 яшьтә, 21% - 25 яшькә кадәр, 7,5% - 60 яшьтән өлкән. Казанда күбрәк хатын-кызлар ял итә (65%). Шул ук вакытта туристларның 80 проценты - гаиләле кешеләр. Туристларынң 61 процентка якыны Казанда беренче тапкыр булган һәм шуларның 77 проценты кабат Казанга килергә әзер.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 130 мең турист килгән. Аларның кайберләре шәһәрдә бәйрәм иллюминациясенең аз булуын билгеләп үткән. "Без Казанны Россиянең өченче рәсми башкаласы буларак сөйлибез. Мәскәү һәм Санкт-Петербурго шәһәрләре белән чагыштырсак, иллюминация андый зур масштабта булмады, әлбәттә. Туристлар билгеләп үткәнчә, Казан бик матур, анда бик күп истәлекле урыннар, мәдәни һәм экскурсион программалар, ләкин кич белән каядыр барсалар, аларга, бәлки фотоларының матурлыгы өчендер, яңа ел иллюминациясе аз булып тоелган, - дип сөйләде Д. Санникова журналистларга киңәшмә азагында. - Узган ел белән чагыштырганда ни дәрәҗәдә азрак яисә күбрәк булуны әйтә алмыйм, ләкин кунакларның фикеренә таянып, моның өстендә эшләргә кирәклекне аңладым. Киләсе елга, моны үзгәртербез, дип уйлыйм".

2018 елда туристларны өч яңалык көтә. Беренчедән, язын ике катлы Sightseeing туристик автобусның яңа маршруты кертеләчәк. Аңа Казансу елгасының сул як ярындагы истәлекле урыннар, шул исәптән "Казан" Гаилә үзәге, Су спорт төрләре сарае һәм "Казан Арена" кергән. Икечедән, Казанда музакант Владимир Высоцкий булган урыннар буенча туристик маршрут буенча эшләр тәмамлана. Өченчедән, туган якны өйрәнүчеләр язгы-җәйге сезонда Казан өчен яңа булган юнәлеш - некрополь туризмы кертергә планлаштыра.

"Туризмның әлеге төре популяр булыр, дип уйлыйм, - диде Туриз үсешенә булышлык итү комитеты башлыгы. - Бу шәһәребезгә туристлар җәлеп итә торган тагын бер юнәлеш булачак". Әлеге турларны сайлаган кешеләргә күренекле кешеләрнең күмелү урынын гына түгел, аларның эшләре һәм тормышлары белән бәйле урыннар да күрсәтеләчәк.

Моннан кала, Казан быел өч миллионынчы туристын каршы алачак. "Өч миллионынчы туристны каршы алу өчен яңа вакыйгаи чара әзерләргә планлаштырабыз. Әлегә финанслауны раслауны көтәбез, шуңа да бу хакта тулырак бюджет билгеле булгач, сөйләрбез". - диде Д.Санникова. тулаем алганда, 2018 елда туристлар агымы 10-15 процентка артыр, дип көтелә.

"Кермә туризм үсеше буенча Россия буенча уртача статистик күрсәткечләреннән алга барабыз. 10% та безнең алга баруыбызны күрсәтә. Бу өлкәдә икенчел әйберләр булырга мөмкин түгел. Һәр көнне бу өлкәдә уйларга һәм эшләргә кирәк", - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы футбол буенча булачак дөнья чемпионатын Казан өчен үзен күрсәтергә иң яхшы мөмкинлек, дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев