Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Су патшалыгында кунакта

Җир-Анабызның иң зур байлыкларының берсе – су. Моның шулай икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Башкача булуы мөмкин дә түгел.

Җир шарының гына түгел, организмның күп өлеше судан торганлыгын да исәпкә алсаң, кеше сусыз өч көн генә яши ала дип искәртә галимнәр. Ләкин шул ук вакытта, эчәргә яраклы су запасының елдан-ел кимү баруын да азсызыклап, чаң суга алар.

Үсеп килүче буында суга карата сакчыл караш тәрбияләү, суның уңай һәм тискәре якларын искәртеп үтү максатыннан Корноухово мәдәният йортында “Су патшалыгында кунакта” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарага “Теремок” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, анда эшләүче хезмәткәрләр белән беррәттән авылыбызның шәфкать туташы Фирдәвес Газизова да чакырулы иде.

Чарабызның әлеге темага үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Чөнки 22 март Бөтендөнья су көне буларак билгеләп үтелә. Мәдәният йортыбызда үткәрелүче бу чара да үзенә күрә бер бәйрәм рухы алды. Чараның кереш өлешендә балалар су турында бар белгән белемнәре белән уртаклашып кына калмадылар, су белән бәйле булган авазларны да танып белделәр.

Чараның икенче – гамәли өлеше балаларга күбрәк ошый төште. Әлеге өлештә аларга үзләрен галим ролендә сынап карау һәм кечкенә генә “лабораториядә” су белән төрле тәҗрибәләр үткәрүдә катнашу мөмкинчелеге бирелде. Бергәләшеп үткәрелгән тәҗрибәләр ярдәмендә балаларга суның төссез, иссез һәм дә тәме булмаган, ләкин тереклек итәр өчен бик мөһим булган үтәкүренмәле сыекча икәнлеге аңлатылды.

Үткәрелгән тәҗрибәләрдән чыгып, үз фикерләрен белдергәннән соң, балалар рәхәтләнеп мавыктыргыч уеннарда катнаштылар. Яңгырдан соң юлда хасил булган “күлләвекләрне” дә, “пычранмыйча” сикереп үттеләр, игътибарны сынау максатыннан үткәрелгән “Сумы, әллә юкмы?” уенында да сынатмадылар, “тере” һәм “үле” су төшенчәләрен аерырга өйрәнделәр.

Табигатьтә бар тереклек үзенә карата сакчыл караш таләп итә. Шул исәптән су да. Без дә Ходай биргән әлеге байлыкны кулыбыздан килгәнчә сакларга, аңа хөрмәт белән карарга өйрәнергә тиешбез. Әгәр без үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтә алсак, алар да безнең гамәлләребезне үзләренә өлге итеп алып, дөрес юлдан тайпылмаслар, миңа калса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм укытучы, мәктәп, чара мәктәп су

2
X