Чаллыда Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы була
16нче сентябрьдә Чаллыда 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, кызыклы, әдәби яктан игътибарга лаек шигырь, хикәяләре басылып чыккан балаларга һәм бер өлкән авторыбызга Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылачак.