Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Мигъраҗ – күккә ашу дигән сүз

Мигъраҗ – югарыга күтәрелү, күккә ашу дигән сүз.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең 7 кат күккә ашуы вакыйгасын без шулай зурлап мигъраҗ бәйрәме итеп билгеләп үтәбез.

Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәр Кәгьбәтулла янында йоклап ятканда, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Ул үзе белән «Бурак» дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр күз ачып йомганчы, Гарәбстаннан «Бәйтел-Мөкаддәс» дип аталучы Изге Иерусалим шәһәренә килеп җитә.

Биредә ул башка пәйгамбәрләр белән күрешә, намаз укый. Һәм Буракны җирдә калдырып, Җәбраил фәрештә белән күккә аша: Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең (!) сүз әйтә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә, соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Шул кадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яткан урыны суынырга өлгермәгән, ә таһарәт алырга дип әзерләп су салып куйган савыты ялгыш авып китеп, аннан бер тамчы су түгелергә дә өлгермәгән була.

Мәхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуын бик күп чыганаклар, 621нче елның 27нче рәҗәп кичәсендә, төнлә белән булганлыгын раслыйлар. Шуңа күрә мөселманнар бу төнне Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрәләр. Мисырның дин белгечләре Мәхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуын космосны өйрәнү белән дә бәйләп өйрәтәләр.

(«Ислам дине бәйрәмнәре» китабыннан.)

Кәүсәр чишмәсе рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мигъраҗ дини бәйрәмнәр