Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы була

16нче сентябрьдә Чаллыда 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, кызыклы, әдәби яктан игътибарга лаек шигырь, хикәяләре басылып чыккан балаларга һәм бер өлкән авторыбызга Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылачак.

«Көмеш кыңгырау» битләрендә укучылар иҗатына зур урын бирелә. Республикада бердәнбер татар телле балалар газетасы буларак, яшь иҗатчыларны барлап тора ул. Быел беренче мәртәбә дүрт каләм тибрәтүче яшь авторыбызга һәм газета белән хезмәттәшлек итүче өлкән авторыбызга мәртәбәле премия тапшырылачак. Кемнәр алар? Бу хакта без газетабызның киләсе санында һәм сайтыбызда тантанадан соң язачакбыз.

Шәүкәт Галиев әсәрләре: http://chelny-rt.ru/news/author/list/51

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан бәйрәм МИРАС шәүкәт галиев премиясе

2
X