Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

КОЛАЧЛЫ ИҖАТ

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Колачлы иҗат» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

КОЛАЧЛЫ ИҖАТ

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Колачлы иҗат» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Әлеге бәйрәмнең төп кунагы, 65 яшен билгеләп үтүче күренекле әдип, Г.Исхакый, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин. Ул бәйрәмгә үзенең иҗатташ дуслары: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания  Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, «Көмеш кыңгырау» газетасы рәссам-дизайнеры Фаил Ислам белән килгән иде. Кичәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән каләмдәш дуслары, «Яшьлегем чишмәләре» клубы әгъзалары, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, китапханәчеләр, 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты.

Кичәне әзерләп алып баручы Анфиса Зиннур кызы Фәйзетдинова тамашачыларны әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Әдәби-музыкаль кичә шигырьләр, җырлар, котлаулар белән үрелеп барды. Язучының иҗатын төрле яктан ачып, тормыш юлларына күз салган тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

Шәһәрнең 11 нче санлы балалар бакчасы балалары шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Шунысы кызыклы, әлеге балалар арасында шәһәркүләм бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаганнары да бар. Милли киемнәре, түбәтәй, калфаклары да үзләренә шулкадәр килешеп тора. Саф татар телендә чыгыш ясаучы балалар язучы абыйларының кулыннан бүләк – «Көмеш кыңгырау» газетасын һәм «Мәйдан» журналын алдылар.

Әдип хакында иҗатташ дуслары әйткән фикерләрне тыңлап та, тамашачылар аның күпкырлы һөнәр иясе, кешелекле, тырыш һәм һәркемгә игътибарлы шәхес, әдәбият мәйданында ат уйнаткан язучы икәненә янә бер кат инанганнардыр.

Филология фәннәре кандидаты Дания Нигъмәтҗанова Факил Сафиның Кадыйр Сибгатуллин иҗатын өйрәнүе, кандидатлык диссертациясен яклавы хакында сөйләп: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән халык мәкаленең мәртәбәле кунакка туры килүен янәдән раслады.

 –Яраткан язучыбыз Факил Сафин гаҗәеп кеше ул. Ул тирән белемле, тарихны белә торган, халыкны ярата торган, үз халкына шулкадәр бирелгән тырыш җәмәгать эшлеклесе. Һәм шул ук вакытта бик музыкаль кеше ул. Ул шушы талантын композиторлыкта, җырларында күрсәтте, – дип, Ф.Сафинның остазы Кадыйр Сибгатуллин сүзләренә язылган «Сагыну» җырын, соңрак башка җырларын башкарып, тамашачыларны сөендерде.

Мөхәммәт Шәйхи сүзләренә Факил Сафин көен иҗат иткән «Көзге җыр», Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә язылган «Җомга көн» җырларын хезмәттәше, иҗатташы Фаил Ислам башкаруын тамашачылар алкышлар белән бәяләделәр.

Түбән Камада яшәүче язучылар: Фәтхулла Абдуллин, Фәрит Имамов һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, берләшмә әгъзаларының чыгышлары да, күренекле әдипкә булган зур ихтирам хисләре белән сугарылган иде.

Китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Нияз кызы Курмашева:

- Сезнең белән һәрбер очрашу җылы үтә. Бүгенге очрашуның да матур мизгелләре һәр кешенең исендә калыр дип уйлыйм. Бу очрашу бик файдалы. Без Факил абыйга бик рәхмәтле. Чөнки кайчан шалтыратсаң да, ул гел риза килергә. Түбән Камада аны бик каты яраталар. Ничә очрашу узса да, Факил абый гел яңа яктан ачыла. Ул гел эзләнүдә. Заман белән бергә атлый. Иҗат тормышыгызда уңышлар гына насыйп булсын. Исәнлек-саулык һәм алга таба да сезнең белән очрашулар көтеп калабыз, – дип, күренекле әдипкә хөрмәтен белдерде.

Факил Сафин да үз иҗатына шундый игътибар биргән өчен рәхмәтләрен әйтеп:

 – Үзәк китапханә сезгә, Анфиса ханым сезгә, әдәбият сөюче дусларга, каләмдәшләргә зур рәхмәт. Түбән Камадагы каләмдәшләребезгә өметебез бик зур. «Мәйдан» журналын да, «Көмеш кыңгырау»ны да яратып, үзләренең әсәрләрен җибәреп торырлар дип уйлыйбыз. «Мәйдан»ны үзебезнең төбәк язучылары тота, без аны үзебезнең журнал итеп кабул итәргә тиеш. Һәм мин ышанам, Түбән Камадан безгә проза әсәрләре дә, шигырьләр дә килеп торыр. Язылырлар да дип ышанам. Туган телебез һәм милләт мәсьәләсендә без сезнең белән һәрвакыт бердәм булдык.

«Рухият» фонды бик күп китаплар бастыра. Ул китаплардан безнең Чаллы бүлегенә дә өлеш чыгара. Һәм мин син сезгә  Риза Фәхретдиннең «Сәлимә, яки Гыйффәт» исемле китапларын бүләк итеп алып килдем. Филиалларга үзегез таратырсыз, – дип, бүләкләрен тапшырды.

Китапханә укучыларына хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Анфиса Зиннур кызы Фәйзетдинова китапханә буйлап йөртеп, безне һәр бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырып чыкты. Бигрәк тә яңартылган китапханәнең ачыклыгы, китапларны иркенләп файдалану мөмкинлеге һәм компьютер зонасы күңелләрдә уңай тәэсир калдырды.

Очрашу соңында истәлек фотога төшеп, кабат очрашканга кадәр саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык. Алда безне яңа очрашулар көтә.

 

Әлфия Ситдыйкова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X