Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кемгә күпме “йөрәкчек”?

Сәлам, дусларым! Менә "гашыйклар көн"е дә җитте. Татар халкының бәйрәме булмаса да, бугенге көндә бу бәйрәмне күпләр көтеп ала. Чөнки мәктәпләрдә сыйныф бүлмәләренә махсус тартмалар урнаштыралар. Һәр теләгән укучы үзенең яраткан кешесенә изге теләкләр белән "йөрәкчек"ләр сала. Яраткан кеше ул синең дус кызың, дус малаең , сыйныфташың, укытучың да булырга...

Сәлам, дусларым! Менә "гашыйклар көн"е дә җитте. Татар халкының бәйрәме булмаса да, бугенге көндә бу бәйрәмне күпләр көтеп ала. Чөнки мәктәпләрдә сыйныф бүлмәләренә махсус тартмалар урнаштыралар. Һәр теләгән укучы үзенең яраткан кешесенә изге теләкләр белән "йөрәкчек"ләр сала. Яраткан кеше ул синең дус кызың, дус малаең , сыйныфташың, укытучың да булырга мөмкин. Бөтен кеше дә гашыйк булып бетми бит инде!? Иң кызыгы - шул тартмаларның эченнән чыккан "йөрәкчекләр"не санау, уку. Кемнен иң күбе микән, кем кемгә гашыйк булды икән, минеке иясенә барып җитте микән, дип төрле хисләргә күмеләсең. Мин үзем дә бик күп әзерлим йөрәкчекләр. Әти-әниемә, сеңлемә, энемә, әбекәй, бабакайга, туганнарыма, сыйныфташларыма әзерлим .Мин сине яратам дигән сүзне уку аларга, әлбәттә, рәхәтлек хисе бирә. Дусларым, Гашыйклар көне белән сезне! Мин сезне бик яратам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев