Көмеш кыңгырау

ҖАНЫГЫЗГА ҖЫЛЫ АЛЫГЫЗ!

Таныш булыгыз: Айгөл Камалова. Айгөл Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә, 11 А сыйныфында белем ала. Һәрчак көләч, аралашучан бу кызның җирешмәгән җире юк: татарча КВНда уйный, кичәләр, бәйрәмнәр алып бара, шигырьләр яза. Язган әсәрләрен бик матур итеп укый да. Әлегә игътибарыгызга Айгөлнең бик матур һәм мәгънәле бер шигырен тәкъдим...

Таныш булыгыз: Айгөл Камалова. Айгөл Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбендә, 11 А сыйныфында белем ала. Һәрчак көләч, аралашучан бу кызның җирешмәгән җире юк: татарча КВНда уйный, кичәләр, бәйрәмнәр алып бара, шигырьләр яза. Язган әсәрләрен бик матур итеп укый да. Әлегә игътибарыгызга Айгөлнең бик матур һәм мәгънәле бер шигырен тәкъдим итәбез.

Ак күлмәген киеп, кышлар килде,

Җилләр-бураннарын туздырып.

Көннәр салкынайтты, бу кышларны

Өшемичә ничек уздырыйк?!

Битләреңнән суык чеметсә дә,

Иң мөһиме - җаның туңмасын,

Кышның бизәкләрен, бу дөньяның

Бөтен бизәкләрен тупласын.

Кышын салкын, диеп кайгырмагыз,

Җылы булып калсын җаныгыз!

Тормыш матурлыгын тоегыз һәм

Җаныгызга җылы алыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: