Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Үзеңне «ишетә» беләсеңме?

Шушы сорауга җавап биргәнче, түбәндәге тестны узып кара. Нәтиҗәсен үзең күрерсең.

1. «Юк» дип әй­тер­гә авыр­мы?
– Әйе (2 балл)
– Юк (0 балл)

2. Ха­та­ла­ры­ңа ни­чек ка­рый­сың?
– һәр­ва­кыт бик бор­чы­лам, үзе­мә ачу­лы бу­лам (0 балл)
– Ха­та – тәҗ­ри­бә дип уй­лыйм (3 балл)
– үзе­мә ха­та­лан­дым дип уй­лар­га рөх­сәт тә ит­мим.  (0 балл)

3. Син үзең­не ях­шы ке­ше дип уй­лый­сың­мы?
– Әйе (2 балл)
– Юк (0 балл)

4. Үзең­не еш кы­на баш­ка­лар бе­лән ча­гыш­ты­ра­сың­мы?
– һәр­ва­кыт (0 балл)
– Кай­ва­кыт (1 балл)
– Бии­ик си­рәк, бер­ва­кыт­та да (2 балл)

5. Тән­кыйть­кә ка­ра­шың нин­ди?
– Бик бор­чы­лам (0 балл)
– Кү­ңел­ле нәр­сә тү­гел әл­бәт­тә, лә­кин тү­зәр­гә бу­ла. (1 балл)
– Ми­ңа ба­ры­бер (2 балл)

6. Уңыш­ка ире­шү­ең­не кү­рә, аң­лый бә­я­ли бе­лә­сең­ме?
– Әйе, мин уңыш­ла­ры­ма сө­е­нәм. Шат­ла­нам. (2 балл)
– Һәр­ва­кыт­та да тү­гел (1 балл)
– Юк, мин еш кы­на эш нә­ти­җә­лә­рен бә­я­лә­мим дә  (0 балл)

7. Бе­рен­че эш итеп син баш­ка­лар­ның проб­ле­ма­ла­рын хәл итә­сең, ә ан­на­ры  ва­кыт кал­са, үзең­не­кен.
– Әйе (0 балл)
– Юк (2 балл)

8. Еш кы­на укы­ту­чы­лар куй­ган бил­ге­гә ри­за бул­мый­сың.
– Бик еш (2 балл)
– Кай­ва­кыт (1 балл)
– бер­ва­кыт­та да (0 балл)

9. Авыр ва­кыт­лар­да үзең­не юа­та бе­лә­сең­ме?

– Кат­лау­лы со­рау. Юк­тыр дип уй­лыйм. (0 балл)
– Ты­ры­шам (1 балл)
– Мин һәр­ва­кыт үзе­мә-үзем бу­лы­шам да, юа­там да.. (2 балл)

10. Үз-үзең­не бик еш ачу­ла­на­сың?
– Бик еш (0 бал­лов)
– Юк, си­рәк (1 балл)
– Үзем­не бер­ва­кыт­та да ачу­лан­мас­ка ты­ры­шам (2 балл)

11. Син үзең­не мә­хәб­бәт­кә, мул­лык­ка, бә­хет­кә ла­ек дип ыша­на­сың­мы?

– Әл­бәт­тә (2 балл)
– Юк (0 балл)
– Әй­тә ал­мыйм (1 балл)

12. Кем бе­лән­дер ара­ла­шу оша­ма­са, син бу мө­нә­сә­бәт­ләр­не тиз өзә­сең.

– Әйе (2 балл)
– Юк (0 балл)
– Өзәм, әм­ма ан­нан соң та­гын ара­ла­ша баш­лый алам (1 балл)

13. Си­нең өчен баш­ка­лар­дан мак­тау сүз­лә­ре ише­тү мө­һим­ме?

 – Әйе (0 бал)
– Кай­ва­кыт(1 балл)
– Юк (2 балл)

Нә­ти­җә

21-27 балл. Үз­бәяң шак­тый юга­ры дә­рә­җә­дә. Син үзең­не рән­җе­тер­гә юл  куй­мас­сың. Үзең­не «и­ше­тә» бе­лә­сең. Те­ләк­лә­ре­ңә, той­гы­ла­ры­ңа та­я­нып ка­рар­лар ка­бул итә­сең.

11-20 балл. Үз­бә­яң диң­гез­дә­ге су кү­тә­ре­ле­ше һәм су чи­ге­неш­лә­рен хә­тер­лә­тә. Әй­лә­нә-ти­рә­дә ба­ры­сы да ях­шы бул­са һәм  эш­лә­рең дә проб­ле­ма­лар­сыз гы­на бар­са, син үз-үзең­нән ка­нә­гать. Нин­ди­дер бер өз­лек­ле­лек ки­леп чык­са, син бе­рен­че чи­рат­та үзең­не тән­кыйть­ли баш­лый­сың, ха­та­ны үзең­нән эз­ли­сең. Үз­бә­яң­не кү­тә­рер­гә ки­рәк.

0-10 балл.  Син үзең­не бө­тен­ләй ди­яр­лек бә­я­лә­ми­сең. Еш кы­на эч­ке тән­кыйть­чең­нең та­вы­шын «и­ше­тә­сең», ул та­гын ба­ры­сын да дө­рес эш­лә­мә­вең ту­рын­да ис­кәр­теп то­ра. Син мо­ңа кү­не­геп бет­кән­сен. Эчең­дә ки­е­рен­ке­лек, са­гыш һәм ча­ра­сыз­лык күп. Тиз ара­да үзең­не үз­гәр­тү өс­тен­дә эш­ли баш­ла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев