Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Син үзеңне ничек бәялисең?

Син үзең­не ни­чек бә­я­ли­сең? Мин шәп егет (кыз) дип­ме? Әл­лә: «Әй, мин бер пеш­мә­гән зат ин­де, ми­не бер­кем ярат­мый», – дип тө­шен­ке­ле­к­кә би­рел­гән чак­ла­рың да бул­га­лый­мы? Үзең­не тү­бән бә­я­ләү дип ата­ла ин­де бу пси­хо­ло­гик проб­ле­ма.

Без бү­ген коуч-пси­хо­лог Илюүзә Әми­но­ва бе­лән тү­бән үз­бәя һәм аны кү­тә­рү ысул­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­шә­без.   

Плюс­лар ми­нус­лар­дан «өс­те­рәп чы­га­ра­чак»

– Илү­зә апа, бү­ген яшүс­мер­ләр ара­сын­да иң ак­ту­аль проб­ле­ма – ул үзе­ңә тү­бән бәя ку­ю­дыр, мө­га­ен. Әй­те­гез әле, ни­гә яшүс­мер­ләр­нең үз­бә­я­се тө­шә?

– Бе­рен­че чи­рат­та, үз­бәя га­и­лә­дә фор­ма­ла­ша. Ди­мәк, аңа әти-әни, якын­на­ры­быз фи­ке­ре йо­гын­ты ясый.  

– Без­нең үзбә­я­не әти-әни­ләр тө­ше­рер­гә дә мөм­кин бит. Ни­гә алай икән соң?

– Авыр со­рау ин­де бу, Алия. Әти-әни­ләр мо­ны аң­лы рә­веш­тә эш­лә­ми­ләр ин­де. Кеч­ке­нә ва­кыт­та алар­га да гел ми­нус як­ла­рын төр­теп күр­сәт­кән бу­ла­лар. Ә адек­ват үз­бәя фор­ма­лаш­сын өчен яшүс­мер гел плюс як­ла­ры­на то­ты­нып яшәр­гә ти­еш. Шу­шы плюс­лар аны ми­нус як­ла­рын­нан өс­те­рәп чы­га­ра­чак.

– Ә шу­шы тү­бән үз­бә­я­не кү­тә­рү авыр­мы? Озак ва­кыт ки­рәк­ме?

– Яшь­кә ка­рап ин­де. 12 яшь­ләр­дә яшүс­мер­лек ва­кы­ты­на әле ке­рә­без ге­нә. Ан­да җи­ңел­рәк. Ә ме­нә 16 яшь­тә син­дә үзе­ңә тү­бән бәя фор­ма­лаш­кан икән... Тө­зә­тү өчен ел­лар ки­рәк.

– Түбән үз­бәя бе­лән аң­ла­шыл­ды, лә­кин бар бит әле, ки­ре­сен­чә, юга­ры үзб­әя. Ул нәр­сә бе­лән бәй­ле бу­лыр­га мөм­кин?

Юга­ры бәя ар­тык мак­тау­дан

– Юга­ры үз­бә­я­не дә шу­лай ук әти-әни­ләр фор­ма­лаш­ты­ра. Бу – ар­тык мак­тау­дан. Юга­ры үз­бә­я­ле ке­ше җәм­гы­ять­тә бө­тен ке­ше­нең ачу­ын ки­те­рә. Тү­бән үз­бә­я­не ке­ше үзе аң­лап, кү­тә­рер­гә ты­ры­ша ала. Ә үзе­нә юга­ры бәя куй­га­нын ке­ше бер­кай­чан да аң­ла­ма­я­чак. Аны тор­мыш кы­на үз уры­ны­на утыр­тыр­га мөм­кин.

– Ә кай­сы үз­бәя кур­кы­ныч­рак? Тү­бә­не­ме, юга­ры­сы­мы?

– Тү­бә­не. Чөн­ки тү­бән үз­бә­я­ле ке­ше тор­мыш­та үзен та­ба ал­ма­я­чак. Ме­нә мин дә бар әле бу тор­мыш­та дип сө­рән са­ла ал­ма­я­чак.

– Тү­бән бә­я­дән ко­ты­лу өчен пси­хо­лог­ка ба­рыр­га ки­рәк­ме, әл­лә үзең дә чы­гып бу­ла­мы?

 – Бе­лә­сең­ме, пси­хо­лог пси­хо­лог­ка ки­лә икән, аңа рәх­мәт әй­тер­гә ки­рәк. Ул үзе дә чы­гар­га мөм­кин, әл­бәт­тә, лә­кин трав­ма­лар бе­лән.

– Бу кы­зык­лы әң­гә­мә өчен рәх­мәт сез­гә, Илү­зә апа! Ул ми­нем үзем өчен дә фай­да­лы бул­ды.

Алия Вә­ли­е­ва, Чал­лы шә­һә­ре, 84нче ли­цей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев