Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Гаилә дәресе

Элек кирпечтән йорт төзегәндә нигезнең дүрт почмагына дүрт таш салып калдырганнар.

Ташлар бер карасаң, гадәти, әмма гадәти дә түгел, аларны тартып алсаң, йортның җимерелеп төшүе мөмкин булган. Гаиләнең ныклыгы да дүрт «таш»ка бәйле. Нинди икән ул гаиләнең нигезенә салына торган ташлар? 
Беренче “таш” – җаваплылык 
Күпләр җаваплылыктан куркып гаилә кормый. Әмма алар шуны аңламый: якын кешеләрең өчен җаваплылык тою – зур бәхет ул. 
Икенче “таш” – аралашу 
Тик аралашуны һәр көнне кич көн буена ниләр эшләгәнеңне берсен дә калдырмый сөйләп чыгу дип аңламаска кирәк. Сөйләшмичә дә аралашырга була. Әйтик, иңне-иңгә куеп икең сүзсез генә диванда утырырга. Бу да аралашу... 
Өченче “таш” – кешене болай гына, шартлар куймыйча ярату 
Гаилә ул, шлагбаум куеп, сәламәт, уңышлы, акчалы кешеләрне генә кертә торган “ йорт” түгел. Анда кешене өстәмә шартлар куймыйча гына яратырга тиешләр. 
Дүртенче “таш” – хобби 
Гаиләдә һәркемнең хоббие булырга тиеш. Кызыксынуы булмаган кеше башкаларга яшәргә комачаулый.

Ризидә Гасыймова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев