Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Баланы акча тотарга өйрәтәбез

Балаларга гаиләдәге акчага бәйле авырлыкларны белдерүдән сакланырга кирәк. Алар алдында зарланырга: «Акча эшләве шулкадәр авыр. Без көне-төне сезне киендерү-ашату өчен акча эшлибез. Ә син оялмыйча „Киндер-сюрприз" сорыйсың», дип әйтергә кирәкми, әлбәттә.

Балалар финанс мәсьәләләрен аңлый торган яшькә җитәргә тиеш.

Шул вакытта балага вак-төяк әйберләргә акча бирә башларга кирәк. Бала акча белән эш итәргә өйрәнсен, кибетләргә йөрсен, транспортта түләсен, кыскасы, акча тотарга өйрәнсен.

Берәр бәйрәмгә яки туган көнгә балага акча бүләк итсәләр, бала аны үз кирәгенә сарыф итәргә яки җыя башларга хокуклы. Кайчагында ул мондый бүләкне ничек тотарга белми. Бу очракта баланың исемен һәм суммасын язып акчаны аерым конвертка салып куегыз.

Күпмедер вакыт узгач, ул нәрсә дә булса алырга теләгәч, акчаны бирерсез.
Балан
ың бүләк акчаларны туплап баруы яхшы, шулай итеп ул акчаны берьюлы чүп-чарга тотып бетермичә, бераз көтәргә һәм нинди дә булса җитди әйбер сатып алырга мөмкин икәнлеген аңлый. Әмма бала үзе эшли башлагач, акча бирүне туктатырга тырышырга кирәк.

Сатья Дасның «Нескучная детская психология» китабыннан.

Киләсе язма Гаилә дәресе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психология тәрбия акча